Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Гомуми приз фонды – 2 000 000 сум!
Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйгедә Казандә яшәүче 14-35 яшьтәге яшьләр катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.
«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр [email protected] электрон адресына гариза (ФИО, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк.
Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар проектларны тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен акчалата грантлар тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла. Шуннан соң 2023, 2024 елда да уңышлы гына дәвам итә. Узган елгы конкурста барлыгы 6 проект авторы җиңү яулаган. Алар арасында: Динара Фәйрушина (логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (С.Габәши исемендәге милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» милли креатив индустрия вәкилләре белән татар телендә атналык аудио- һәм видео-подкаст), Зөләйха Камалова («Барсиклар гаиләсе» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан һәм аның кызы» әкияте буенча спектакль). Әзер булган проектларны тәкъдим итү 21 февраль көнне “Яратам” яшьләр клубында узды.
Чыганак: https://vk.com/millikznru