Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халкыбызның бөек шагыйре һәм журналисты Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында уза. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.
Әлеге бәйге Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, балаларда һәм яшьләрдә туган телләренә мәхәббәт уяту максатыннан сигезенче ел рәттән Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе оештырыла.
Чара 15 февраль көнне 18.00 сәгатьтә башлана.