
Бәйгенең финал өлешен башкаланың Татарстан язучылар берлеге бинасында үткәрделәр. Әлеге йортның стеналары үзендә тарихи эзләрне саклый, көн саен аның баскычлары буйлап язучылар йөри. Сәхнәсендә кичәләр уза. Шуңа күрә конкурсның йомгаклау өлешен биредә уздыру, ул зур әһәмияткә ия. Сез горурлана аласыз, дип белдерде язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Бәйге мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыгы , Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылды. Жюри рәисе Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров. Жюрига 4000нән артык бала арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Чөнки һәр катнашучы бәйгегә тырышып әзерләнгән. Җиңү өчен һәр берсенең мөмкинлекләре зур иде.
Бәйге 7 номинация буенча оештырылды. Аның йомгаклау өлешендә чыгышларны нәниләрдән, 8 яшькәчә балалардан башладылар. Арада каушап калучылары да, елап җибәрүчеләре дә, куркуын җиңеп, шигырен тырышып сөйләүчеләр дә булды. Шунысы игътибарны җәлеп итте, әле бик кечкенә булсалар да, алар Җәлил шигыренең һәр сүзен аңлап, йөрәге аша уздырып сөйли. Балаларның шигырь укуын тыңлаганда, күзләр дә яшьләнде, бугазга төер дә тыгылды. Араларында Гарәп Әмирлекләреннән килгәннәре дә, физик мөмкинлеге чиклеләре дә бар иде.

Бәйгедә катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре булу да сөендерә. Димәк, Муса Җәлил иҗатының аларга да тәэсире зур. Шигырьләрне татар, рус, инглиз, төрек, таҗик телләрендә сөйләделәр. Аерым бер номинация буенча герой-шагыйрь турында үзләре язган шигырьләрне, эсселәрне сөйләү мөмкинлеге дә булды. Җәлилгә багышланган башка язучыларның әсәрләре дә яңгырады.

Жюри бәйгедә катнашучыларның чыгышын ике сәгаттән артык тыңлады. Нәтиҗә ясадылар. Ләкин җиңүчеләр исемнәре 14 нче февральдә, башкаланың К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында оештырылачак гала-концертта гына игълан ителәчәк. Анда алар бүләкләргә дә лаек була.