Бүген Казанның Җиңү паркында Җиңү Байрагын 50 метрлы флагштокка күтәрү тантанасы узды. Бу – 75 ел элек Рейхстагка куелган II дәрәҗә Кутузов орденлы 150нче Идрицк укчылар дивизиясе штурм әләменең төгәл күчермәсе.
Казан югары танк команда училищесы курсантлары Россия һәм Татарстан Дәүләт байракларын, шулай ук Казан шәһәре байрагын композитор Александр Александровның «Священная война» җыры яңгыраганда күтәреп чыкты.
«Бөек Ватан сугышы елларында 27 млн совет кешесе һәлак булды. Әмма бүген без Бөек Җиңүне тантана итәбез. Геройларыбызга мәңгелек дан. Җиңүчеләргә мәңгелек дан, – диде фронтовик. – Бөек Җиңү Байрагын күтәрергә!»