ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «KazanForum-2026» форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак
«KazanForum-2026» форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак

«KazanForum-2026» форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum-2026» халыкара икътисади форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте.

«Без Россиянең ислам илләре белән үткәрелә торган иң зур чарасын булдырдык. Бүгенге шартларда ислам тәрәзәсе – ул мөмкинлекләр тәрәзәсе», – диде Миңнуллина.

Ул шулай ук узган елда Казанда AAOIFI – ислам финанслары стандартларын булдыручы халыкара оешманың вәкиллекле үзәге ачылды, дип искәртте.

https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*