XVI Халыкара икътисадый форум «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» кысаларында беренче тапкыр Бөтенроссия авыл Сабан туе стенды күрсәтелде.
Күргәзмәдә Киров өлкәсе Нократ Аланында узачак XV юбилей Бөтенроссия авыл Сабан туенның стендын тәкъдим итте. 2025 елның 27–29 июнендә узачак бәйрәм Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучыларны берләштерәчәк һәм милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, татар мәдәниятен таныту өчен әһәмиятле мәйданчык булачак.
Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм Киров өлкәсе арасындагы уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып тора.