tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга “Бердәм өммәт – уртак язмыш” конференциясе кунаклары килә башлады
Казанга “Бердәм өммәт – уртак язмыш” конференциясе кунаклары килә башлады

Казанга “Бердәм өммәт – уртак язмыш” конференциясе кунаклары килә башлады

Татарстан Республикасында мөһим дини вакыйга — “Бердәм өммәт – уртак язмыш” Халыкара конференциясе һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини хезмәтенә багышланган тантаналы чаралар башлана. Бүген әлеге зур форумда катнашачак делегатлар һәм хөрмәтле кунаклар Казанга килә башладылар.

Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак илләрдән килгән делегацияләрне Татарстан башкаласы каршы ала. Чараларда катнашу өчен Казанга Баш Мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә килде. Кунаклар арасында шулай ук Мисырның вакыфлар эшләре буенча министры Осама Аль-Азхари да бар.

Тантаналы чаралар барышында делегатлар ислам дөньясындагы актуаль проблемалары, дини мираска сакчыл караш һәм рухи мәгариф проектлары турында фикер алышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*