Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Никол Пашинян белән сөйләшүләр вакытында аны БРИКС саммитына чакырган иде. Әрмәнстан Премьер-министры утырышта «БРИКС плюс/аутрич» форматында катнашачак.
«БРИКС плюс” – ул БРИКС әгъзалары һәм үсә торган илләр арасыннан аларның төбәк партнерлары арасында хезмәттәшлек.
«БРИКС аутрич ” – рәислек итүче дәүләт төбәгендә күрше илләр лидерларын саммитка чакыру.
Чыганак: rais.tatarstan.ru