Бүген Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены ачыла. Делегатлар башкалага килә башлады. Катнашучылар “Татарстан” кунакханәсендә теркәлү уза. Хәзерге вакытка теркәлүчеләр саны 120дән артты – алар арасында Татарстан, Чувашстан, Кырым республикалары, Саратов, Пенза, Чиләбе, Төмән, Рязань Нижгар төбәкләре вәкилләре.

Бүген Җыен программасында
- РФ төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм ТР архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе белән танышу
- «Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәл
- «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессия
Кичен делегатлар Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашындагы гала-концертны караячак