tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга “Татар кызы” конкурсының ярымфиналында катнашучылар килде
Казанга “Татар кызы” конкурсының ярымфиналында катнашучылар килде

Казанга “Татар кызы” конкурсының ярымфиналында катнашучылар килде

Бүген, 20 августта, Бөтендөнья татар конгрессында “Татар кызы” халыкара конкурсының ярымфиналистлары белән очрашу узды. Конкурста катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитет җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин сәламләде.

Халыкара “Татар кызы” бәйгесе – матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме. Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора.

Ярымфинал кысаларында катнашучылар өчен төрле экскурсияләр, мастер-класслар оештырылачак. Катнашучылар шулай ук үз сәләтләрен күрсәтәчәк һәм хәтта милли ризыклар да әзерләячәк.

“Татар кызы” конкурсы яшь буынны илһамландыруын дәвам итә, бөтен дөнья кызларын татар традицияләрен саклап калу һәм үстерү омтылышында берләштерә. Казанда узачак ярымфинал катнашучыларга үз шәхесләрен, талантларын һәм туган мәдәниятләренә мәхәббәтен күрсәтү мөмкинлеге.бирәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*