Казанга VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына делегатлар җыела. Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре килүе көтелә. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә иртәдән башлап килгән катнашучылар теркәлү уза. Хәзерге вакытта Башкортстан, Мордовия, Чуваш республикаларынан Пермь, Түбән Новгород, Новосибирск, Волгоград, Курган, Киров, Саратов өлкәләреннән вәкилләр килеп җитте.
Рәис Хөсәеншин, Түбән Новгород өлкәсе
– Бүген без монда Түбән Новгород өлкәсеннән 6 кеше килдек. Казанга моңа кадәр килгәнем бар иде. Әмма эшмәкәрләр җыенында беренче тапкыр гына катнашуым. Районыбызның Авыл хуҗалыгы идарәсеннән шушындый чара узачак дип катнашырга тәкъдим иттеләр – мин бик теләп ризалаштым. Үзем Сергачтан. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Хуҗалыклардан сөт җыям да, кабул итү пунктларына, заводларга тапшырам. Бу эш белән инде шактый күптән шөгыльләнәм – 2003 елдан. Башта минем әтием бу эш белән шөгыльләнде. Мин ярдәм итештем, аннары ул сәламәтлеге какшагач, бу эштән читләште. Мин бу эшне үземә рәсмиләштердем.
Эшегез табыш китерәме соң дигән сорауга, Рәис әфәнде болай дип җавап кайтарды:
- Көне-төне өйгә кайтмыйча, йокламыйча диярлек эшләсәң бераз бар. Кны айкүпме хуҗалыкп чыгам, сөт тапшыру пунктларына берничә рейс ясыйм. Иртәнге 5тә чыгым китәм, өйг төнге 12дә кайтып керәм. Йокларга вакыт калмый диярлек.
Түбән Новгородта сөт бәясе шулай ук бик арзан, ди Рәис Хөсәеншин. Заводлар хәзер сөтне 18 сумнан кабул итә икән. Халыкка исә сөт 35-37 сумнан сатыла. Сөт бәясе төшү белән бәйле рәвештә сөт тапшыручылар, гомумән, сыер тотучылар да кими башлаган. Печән, бөртеклеләрне кайгыртырга колхозлар юк хәзер, боларны сатып алу кесәгә бик нык суга. Файдасы булмагач, күпләр сыерларын суйды, пенсионерлар сакларга тырыша инде сыерларын, дип сөйләде Рәис Хөсәеншин.
Марат Гомәров, Новосибирск өлкәсе
– Эшмәкәрләр җыенына инде минем икенче тапкыр килүем. Беренче килгәндә, әле үз эшемне башлап кына җибәрә идем. Хәзер инде бераз тәҗрибә тупладым, эшемне җәелдердем. Җыенда менә башка төбәкләрдән эшмәкәрләр белән аралашып, үземә файдалы мәгълүмат тупларга җыенам. Мин үзем терлекчелек белән шөгыльләнәм – мал тотам. Бу эшкә 2015 елда керештем. Эшне башлаганда 70-80 баш терлегем бар иде, хәзер инде 120 башка җитте.
Беренче елда Марат Гомәров сүзләренчә, керем турында сүз дә булмаган. Үзеннән дә чыккан әле. Ул үз хисабына сыер абзарлары торгызган. Хәзер инде бераз табышы да бар. Ул сөт тә тапшыра, иткә бозаулар да тота. Әмма төп кереме сөттән аның. Ул үз сыерлары сөтен тапшырудан тыш, халыктан да сөт җыя һәм заводларга тапшыра. Ул да шулай ук сөтнең бәясе түбән булуга зарлана – хәзерге көндә Новосибирск өлкәсендә заводлар сөтне 16-17 сумнан кабул итә икән. Әмма моңа да карамастан терлек саны кимеми, тотрыклы әле, ди Марат Гомәров.
- Кызганычка, дәүләттән ярдәм юк. Крестьян-фермер хуьалыклары булып теркәлгәннәргә бераз финанс ярдәм бар, грантлар гамәлдә. Ә минем эшем җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак теркәлгән, шуңа менә ярдәм дә алып булмый. Эшемне рәсмиләштергәндә ҖЧҖларга өлкә дотацияләре бар иде. Хәзер алар бетте. Шуңа күрә хәзер үз көчебезгә генә ышанабыз инде.
Ибраһим Масеев, Волгоград өлкәсе
– Волгоград өлкәсенең Ляташинка авылында гомер итәбез. Кечкенә генә шәхси хуҗалыгыбыз бар – гомер-гомергә маллар тотабыз, кош-корт, сарыклар асрыйбыз, менә әле умартачылык белән дә кызыксынып киттек. Бу юнәлештә дә үзебезне сынап карыйсыбыз килә. Җыенга беренче тапкыр килдек, администрация башлыгы тәкъдиме буенча бирегә килдек менә.
Шәфкать Бәхтиев, Волгоград өлкәсе
Мин шулай ук Волгоград өлкәсенең Ляташинка авылынннан килдем. Бу 500 кешелек татар авылы. Үзем үсемчелек белән шөгыльләнәм. Бу минем әтиемнән калган эш. Инде 1991 елдан шуның белән гомер итәм. 100 гектар җирем бар. Бездә кемдер акча эшләргә Мәскәүгә йөри, икенчеләр шул җирдә мәш килә. Миңа җир белән эшләргә Аллаһы үзе кушкан. Әтимнән калган эш – җир бар, техникам бар. Карбыз үстерәм, иген, малларга печән чәчәбез. Керем инде Алла бабай ничек һава торышын ничек бирә инде. Корылык булганда үземнән дә чыкты. Узган елда менә бераз ярыйсы булды.