ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанга XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады
Казанга XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

Казанга XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

29-31 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Бүген Казанга җыен делегатлары килә башлады. Әлеге минутларда алар теркәү узалар.

Бүген җыенының рәсми ачылышы үтәчәк. Ачылыштан соң эшмәкәрләр төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачаклар. Быел җыенга Россия Федерациясенең төбәкләреннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре җыелачак.

Өч көнлек программада күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Татарстан Республикасының Тукай һәм Сарман муниципаль районнарына бару планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*