Бүген,8 декабрь, Казанга «Идел-йорт-2024» театр коллективлары төбәкара конкурсында Гран – при иясе булган Башкортстан Республикасы Яңавыл районының “Хәят” татар халык театры килде. Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Зиннәтуллин Разил Ринат улы һәм спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы каршы алды.
Гран-при иясе спектаклен күрсәтү һәм «Идел-йорт – 2024» ХХIV төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү иртәгә 9 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал. исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак.