«Иске шәһәр» префектурасы Иске Татар бистәсе турында уникаль тарихлар җыя. Иң кызыклы һәм гадәти булмаган вакыйгалар сайтта һәм социаль челтәрләрдә бастырылачак.
Яңа проектта теләге булган һәркем катнаша ала – моның өчен Татарстан башкаласының тарихи районы белән бәйле мәгълүмат белән уртаклашырга кирәк.
«Һәркем үзе теләгән вакыйга белән таныша ала: Иске Татар бистәсе турында хикәяләр, риваятьләр, кызыклы фактлар, балачактан яраткан урыннары турында истәлекләр һәм сирәк фотолар, – дип аңлаттылар префектурада. – Без бу тарихи әһәмияткә ия урын турында кыйммәтле мәгълүмат җыярга һәм сакларга телибез».
Материалларны [email protected] җибәрергә мөмкин.