Казан шәһәренең 27 санлы татар гимназиясе (директоры – Хөснетдинова Люция Хадиевна) Бөтенроссия “Татар гаиләсе” белән берлектә Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан кичә уздырды. “Сәләт” театр студиясе (коллектив җитәкчесе – Раил Рамазанов) бик матур спектакльләр куйды.
Балалар Р.Корбанның “Керпе малае дуслар эзли”, Ш.Перроның “Кызыл Калфак”, Р.Миңнуллинның “Без биш бала үстек”, Н.Гогольның “Өйләнү”, К.Тинчуринның “Зәңгәр Шәл” әсәрләрен бик оста сәхнәләштерде.