tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә Татарстан журналистлары өчен очрашу һәм ифтар оештырылды
Казанның «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә Татарстан журналистлары өчен очрашу һәм ифтар оештырылды

Казанның «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә Татарстан журналистлары өчен очрашу һәм ифтар оештырылды

16 мартта изге Рамазан ае һәм Ураза уңаеннан Казанның «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә Татарстан журналистлары өчен ифтар ашы мәҗлесе оештырылды. Дини чарада вакытлы матбугат битләре, телеэкраннар аша халыкка ислам дине турында төрле язмалар, сюжетлар тәкъдим итүчеләр җыелган иде.

Шунысы да куанычлы, «Апанай» мәчете каршындагы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе, журналистика ветераны Гөлнирә Абдрахманова һәрвакыт республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән эшлекле хезмәттәшлектә. Ул озак еллар дәвамында Журналистлар берлегенең лаеклы әгъзасы булып, республиканың иҗади һәм дини интеллигенциясе арасында хөрмәткә ирешкән коллегабыз да.

Нәкъ менә Гөлнирә Миңнуловна чакыруы буенча журналистлар, 255 еллык данлы үткәне, матур бүгенгесе һәм якты киләчәге булган мәчеткә җыелды. Тарихи мәчет һәм аның мәдрәсәләре динара татулыкны һәм халыкны агартуны ныгыту өчен гаять зур эш алып баруларын белдек.

Очрашу вакытында дини учреждениеләр эшчәнлеге юнәлешләре белән танышу оештырылды. Имам-хатыйб Нияз хәзрәт Сабировның чыгышы аеруча истә калырлык һәм җаннарга сихәт бирерлек булды. Дин эшлеклесе шулай ук журналистларның күп кенә кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Очрашу кичәсе барышында булган шигърият минуты исә матур кульминацион мизгел буларак кабул ителде. Анда мәдрәсә мөгаллимәсе Гөлназ Ильязова һәм Гөлнирә Абдрахманова изгелеккә өндәгән күркәм шигырь белән чыгыш ясадылар.

Аннары, күмәк намаздан соң, мәдрәсәнең тарихи бүлмәсендә авыз ачу мәҗлесендә булдык. Очрашу истәлеккә фотосурәткә төшүләр һәм мондый чараларны ешрак уздыру теләкләре белән тәмамланды.

Юлай НИЗАЕВ, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы,
Автор фотосур
әтләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*