Бүген, 28 гыйнвар көнне, Казанның Габдулла Тукай әдәби музее бинасында
Республикакүләм “Татар кызы – 2026” ярымфиналының интеллектуаль этабы башланып китте.
Республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 20 катнашучы кыз арасында Абдуллина Айсылу Айтуган кызы (Яр Чаллы шәһәре), Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы (Балтач районы), Әхмәтҗанова Айгөл Айрат кызы (Нурлат районы), Әфләтунова Эльвина Әнәс кызы (Чирмешән районы), Галиева Алия Фәрит кызы (Тәтеш районы), Гыйлаҗева Ясминә Радик кызы (Әтнә районы), Җәлилова Аделина Денис кызы (Баулы районы), Закирова Сиринә Илнар кызы (Балтач районы), Зарипова Динә Азат кызы (Балтач районы), Захарова Зәлинә Наил кызы (Әлмәт шәһәре), Ибраһимова Әдилә Ренат кызы (Буа районы), Минһаҗева Камилә Ришат кызы (Мөслим районы), Новосёлова Диана Анатолийкызы (Апас районы), Рәхимова Таңсылу Азат кызы (Кукмара районы), Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Әгерҗе районы), Сафина Алия Илһам кызы (Актаныш районы), Сибгатова Ризәлә Корбангали кызы (Лаеш районы), Талипова Әлфинә Вахит кызы (Яңа Чишмә районы), Хәкимова Нәзирә Рәис кызы (Әтнә районы), Яруллина Айсылу Фәргать кызы (Әлки районы) ярымфиналга үткән иде.
Кызлар язма һәм интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Язма сораулар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның язмышы һәм иҗат юлына багышланган иде. Жюри әгъзалары Котдусова Айгөл Әсхәт кызы – “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең программа директоры, Республикакүләм “Татар кызы 2021” җиңүчесе, Исламова (Габдуллина) Энҗе Алмаз кызы – “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең СМИ белән эшләү координаторы, Республикакүләм “Татар кызы 2022” җиңүчесе, Шәйхин Айдар Рәсим улы – Шәриф Камал ис. Татар китабы йортының мөдире тарафыннан интеллектуаль сорауларда кызларның зирәклеге һәм тапкырлыгы сыналды.
29 гыйнвар көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ярымфиналның икенче өлеше дәвам итәчәк. Биредә кызлар иҗади яктан көч сынашачак. Конкурсның быелгы форматы традицияләрне саклап кала, шул ук вакытта, эчтәлеге ягыннан баетылып, катнашучыларның эчке дөньясын, шәхси карашларын, милли үзаңын тирәнрәк ачуга юнәлтелгән.












