tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Гәүһәр» проектында 1,2 мең бала катнашкан
Казанның «Гәүһәр» проектында 1,2 мең бала катнашкан

Казанның «Гәүһәр» проектында 1,2 мең бала катнашкан

Әлеге программа 46 мәктәп укучысын һәм 20 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне берләштергән, алар өчен дүрт ай дәвамында татар телендә төрле юнәлештәге дәресләр үткәрелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Проект кысаларында яшь буын өчен бию, җыр, сәхнә теле һәм халык уен коралларында уйнау дәресләре үткәрелә. Балаларны танылган укытучылар, театр һәм филармония артистлары өйрәтә. Дәресләрнең үзенчәлеге шунда ки, алар тулысынча татар телендә уздырыла.

Алган күнекмәләрен балалар зур сәхнәдә уза торган йомгаклау фестивалендә күрсәтәләр.

Проект Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә булдырылган. Ул бишенче мәртәбә уздырыла. Проектның төп максаты – Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту һәм үсеп килүче яшь буынны сәнгатькә җәлеп итү.

Исегезгә төшерәбез, былтыр «Сәйдәш» мәдәният үзәге сәхнәсендә оештырылган «Гәүһәр» фестивалендә 500 гә якын бала чыгыш ясаган. Проектта барлыгы 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы, 1,3 меңгә якын бала катнашкан. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайты хәбәр итә.

Чыганак: https://matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*