Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узганLARAS – 26th Architectural Heritage Studies ExhibitionХалыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар.
Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм рухи мирасы үрнәге буларак, Кабан арты мәчете тәкъдим ителде.
Күргәзмәдә Малайзия һәм Россия вәкилләре, архитектура өлкәсендәге галимнәр һәм экспертлар катнашты.
Рәсми тантана кысаларында Казан имамнары шулай ук Король Галиҗәнапләре Тенгку Ампуан Паханг белән очрашты. Әңгәмә вакытында хәзрәтләр аны Татарстанга чакырдылар.
Чыганак: dumrt.ru