tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Кабан арты мәчетендә хатын-кызлар өчен Коръән курслары башлана
Казанның Кабан арты мәчетендә хатын-кызлар өчен Коръән курслары башлана

Казанның Кабан арты мәчетендә хатын-кызлар өчен Коръән курслары башлана

Казанның Кабан арты мәчете мөслимәләрне Коръән курсларына чакыра. Дәресләр 9нчы сентябрьдән башланачак. “Хафизә” Коръән ятлау үзәге төрле яшьтәге хатын-кызларны һәм белеме төрле дәрәҗәдә булучыларны көтеп кала. Курсларның төп юнәлеше – Коръәнне һәм гарәп телен тирәнтен өйрәнү. Курслар барышында Коръән укырга өйрәнү, шул исәптән ун кыйраәт буенча иҗазәтләр алу мөмкинлеге каралган. Шунысы үзенчәлекле, гарәп теле дәресләрен бик яхшы әзерлекле укытучы алып бара. Курсларда читтән торып та, мәчеткә йөреп тә укырга мөмкин. Программада шулай ук хәнәфи фикъһе, Коръән тәфсире буенча дәресләр каралган һәм онлайн уку клубы бар.

Курслар Коръәнне башлап өйрәнүчеләр өчен дә, дәвам итүчеләр өчен дә файдалы булачак. Уку материаллары “Әл-Кагыйдә ән-Нурания”, доктор Әйман Сүвәйданың “Иллюстрацияле тәҗвид”, “Мәнзүмату Түхфәтүл Әтфал”, “Мәнзүмату әл-Җәзария”, “Әл-Гарәбия Бәйна Ядәйк” һәм “Путеводитель женщины” хезмәтләреннән тора.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*