tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Курган» комплексында күренекле татар шагыйре Разил Вәлиевка кабер ташы ачылды
Казанның «Курган» комплексында күренекле татар шагыйре Разил Вәлиевка кабер ташы ачылды

Казанның «Курган» комплексында күренекле татар шагыйре Разил Вәлиевка кабер ташы ачылды

Бүген, 20 октябрьдә, Казанның «Курган» комплексында күренекле татар шагыйре, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевка кабер ташы ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, парламент депутатлары, ТР Язучылар берлеге вәкилләре, шагыйрьнең хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары катнашты.

Кабер ташын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул шагыйрь мирасының бөтен татар мәдәнияте өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Әлеге вакыйга үз гомерен татар әдәбиятына, мәдәниятенә һәм җәмгыятенә хезмәт итүгә багышлаган шәхескә тирән хөрмәт белдерүнең бер чарасы булды.

Тантанада катнашучылар билгеләп үткәнчә, Разил Вәлиев талантлы шагыйрь һәм публицист кына түгел, ә тулы бер буын өчен әхлакый маяк иде.

Разил Вәлиев – язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Татарстанның халык шагыйре (2012), Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2015), тарих фәннәре кандидаты (2005).

 

Фотолар Татар – информ сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*