tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Ризван” мәчетендә гакыйдә дәресләре уза
Казанның “Ризван” мәчетендә гакыйдә дәресләре уза

Казанның “Ризван” мәчетендә гакыйдә дәресләре уза

Казанның “Ризван” мәчетендә гакыйдә (ислам дин гыйлеме) дәресләре башланды. Аны “Гакыйдә әт-Тәхави” китабы буенча Болгар ислам академиясе магистры Айназ хәзрәт Зарипов үткәрә.

Әлеге фундаменталь хезмәтнең авторы – имам Әбү Җәгъфәр әт-Тәхави. Биредә әһле сөннәт вәл-җәмәгать гакыйдәсе аңлатыла. Имам әт-Тәхави раславынча, бу – хакыйкый гакыйдә һәм моңа һәр мөселман кешесе иярергә тиеш.

Лекцияләр һәр атнаны дүшәмбе көнне кичке алтыда башлана. Мәчетнең адресы: Хөсәен Мәүлетов урамы, 48А.

Дәресләргә ир-атлар да, хатын-кызлар да чакырыла.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*