tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Шәрык клубы» комплексы ишегалдында «Чаткылар» музыка фестивале башланды
Казанның «Шәрык клубы» комплексы ишегалдында «Чаткылар» музыка фестивале башланды

Казанның «Шәрык клубы» комплексы ишегалдында «Чаткылар» музыка фестивале башланды

Казанның «Шәрык клубы» комплексы ишегалдында «Чаткылар» музыка фестивале башланды.

«Үткән ел без оркестрның сезон йомгаклау концертын уздырган идек. Шул вакыт ук фестиваль ясау турында уй туды. Быел без тәвәккәлләдек һәм ниятебез барып чыгар дип уйлыйбыз», диде Камал театры оркестрының сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов фестиваль ачылу тантанасында.

«Безнең 5 көнлек марафонда музыканың төрле жанрлары белән таныша аласыз – классик музыка да, спектакльләр музыкасы да, эстрада музыкасы да, заманча композиторлар музыкасы да. 13 июль көнне Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясенең премьерасы булачак. Бу концерт башкаруы дип саналса да, без аны мини-спектакль иттек», дип программа белән таныштырды ул.

5 көн дәвамында шәһәр халкын Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистлары чыгышлары, шулай ук музыкаль спектакльләр көтә.

Фестиваль ачылу тантанасы чакырылган солистлар һәм театр артистлар катнашкан концерт тәкъдим ителде. Беренче өлештә сәхнәгә Камал театр артистлары чыкса, икенче өлештә җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илвина, Илгиз Мөхетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Зәринә Хәсәншина, Анастасия Макарова, Эльвира Игъламова, Татьяна Ефремова, Чулпан Йосыпова дәвам итте

Бүген фестивальдә – «Дөньяның бердәм телендә» камера музыкасы концерты. 12 июльдә балалар музыкаль һәм театр коллективлары концерты булачак.

Фестиваль 14 июльдә ябыла. Театр оркестры «Яңа» дип аталган, ясалма интеллектка корылган концерт тәкъдим итәчәк. Концертта татар композиторларының, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургтагы композиторларның яңа әсәрләре яңгыраячак. «Без ясалма интеллектны татар музыкасын тыңларга өйрәтергә тырышачакбыз. Компьютер музыканы тыңлый һәм тема турында фантазияли һәм шунда ук аны экранга чыгара», – дип сөйләгән иде Данияр Соколов фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

Фестиваль белән параллель рәвештә Камал театрыныңз зур сәхнәсендә спектакльләр дәвам итә. Бүген Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» спектакле булачак. 12 июльдә театр сезоны Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е белән ябыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*