tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Тынычлык бистәсендә яңа «Камил» мәчете ачылды
Казанның Тынычлык бистәсендә яңа «Камил» мәчете ачылды

Казанның Тынычлык бистәсендә яңа «Камил» мәчете ачылды

Шәүвәл аеның 13 нче көнендә (11 апрель), Казанның Тынычлык бистәсендә яңа «Камил» мәчете үз ишекләрен ачты. Биредә мәхәллә кешеләре беренче мәртәбә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазын укыды. Тантаналы ачылыш тантанасына, халыкның һәм иганәчеләрнең шатлыгын уртаклашырга дип, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар килде.

Тантана Коръән аятьләрен укудан башланды – аларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны шатлыклы вакыйга белән котлады һәм мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Аннан соң кунаклар мәчетнең якты һәм матур намаз залына үтте. Биредә алар мәчетне сәламләү «тәһиятүл мәсҗид» намазын укыды, аннан соң мәчетнең эчке бизәлешен, интерьерларын һәм территориясен карап чыкты.

«Камил» мәчете комплексы Идел буе районында Тынычлык торак массивында Новосельская урамы, 105 Б адресы буенча урнашкан. Мәчет янында тәһарәтханә, имам кабинеты һәм мәҗлесханә белән хатын-кызларның намаз уку залы урнашкан бина тора, төзекләндерелгән чишмәдән су алырга мөмкин. Мәчет – бер катлы, аңа инженерлык челтәрләре (су, электр, газ) тоташтырылган.

Мәчетнең тышкы күренеше игътибарга лаек: аның манарасы –  Болгардагы 14 гасырдагы уникаль архитектура һәйкәле булган «Кече манара»ның төгәл күчермәсе. Мәчет тышкы яктан һәм эчке яктан Дагыстаннан кайтартылган таш белән тышланган. Мәчетнең эчке бизәлеше Идел буе Болгарстанындагы 10 нчы гасыр интерьерларын хәтерләтә.

Мәчет төзелешенә Роберт Миңнегалиев гаиләсе зур өлеш керткән. Мәчеткә уллары Камил Миңнегалиев истәлегенә «Камил» исеме бирелгән.

Мәчетне ачу тантанасы тәмамлангач, мәхәллә кешеләрен тәмле һәм хуш исле пылау белән сыйладылар.

Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә бүгенге көндә 33 мәчет эшли.

 

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*