tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Кунданның үз һәйкәле булды
Кече Кунданның үз һәйкәле булды

Кече Кунданның үз һәйкәле булды

Вагай районы, Кече Кундан авылында, авыл халкы тырышлыгы белән, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган беренче һәйкәл төзелде.

Кунданлылар өчен бу бик истәлекле һәм 80 ел көтеп алынган зур вакыйга. Ул авыл уртасында авылдашларының батырлыгына хәтер булып калыкты. Мондый шатлыклы, шулай ук тарихи бәйрәмгә читтә яшәүче авылдашлары да кайттылар. Халык һәйкәл янына сугышта катнашкан ата-бабаларының, туганнарының портретларын тотып килделәр. Птицы авылыннан автойөреш белән хөрмәтле кунаклар да килеп җиткәч, бәйрәмне матур сүзләр белән алып баручылар – авыл ветераннар советы рәисе Мәрьям Сәфәрмәтова белән авыл депутаты Фәридә Ваһапова башлап җибәрделәр. Чарага фатиха биреп Птицы авылы мулласы Ибраһим хәзрәт Әбдрәхимов Коръәннән сүрәләр укыды, мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухларына дога кылды. Җиңү бәйрәме һәм яңа һәйкәл белән авыл хакимияте башлыгы Петр Южаков котлады. Ул бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

23-21-25

Авылның сугыш чоры балалары – Алия Корманова, Абдулла Ниязов, Майкамал Бугаева, Рабитә һәм Нәчиулла Кормановларны шәхсән сәламләп, аларга изге теләкләр юллады. Авыл халкы исеменнән Хәким Мөхәммәтшин, Һади Корманов чыгыш ясадылар. Шундый истәлекле көнне Һади Нәгыйм улы үзенең һәм хатынының Бөек Ватан сугышында катнашкан олаталары – Ленинград янындагы туганнар каберлегендә күмелгән Һади Кормановны һәм «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры, Берлинга хәтле җитеп, Җиңү яулап кайткан Аппас Гарифхановны искә алып үтте. Хәбәрсез югалган Һади олатасының кайда күмелгәнен табып, 7 ел элек каберенә барып туган як туфрагын салып кайтканнары һәм Свирьстрой авыл хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, 700 солдат күмелгән каберлектә яткан олатасының исемен официаль рәвештә законлаштырганнары турында сөйләде. Җирле шагыйрә Фәхриҗамал Утяшева Җиңү бәйрәменә багышлап язган шигырен укыды. Аннары бер минутлык тынлык белән сугыш ветераннарын искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм җырлы-биюле концерт программасын карап, әзерләнгән мул өстәлдә сыйлану, аралашулар белән дәвам итте.

Һәйкәл булдыру эшен башлап җибәргән авыл депутаты Фәридә Ваһапова белән очрашып, эш барышы белән кызыксындык.

– 2 ел элек илебез башлыгы Владимир Путин Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек эшләре турында сөйләгәндә, миндә авылыбызда сугыш ветераннарыбызга һәйкәл кую теләге туды. Күп уйлаганнан соң, «Телеграм»да «А ну-ка, егетләр» дигән төркемгә авылдашларның онык һәм оныкчыкларын тупладым. Үземнең теләгемне аңлатып язгач, беркем дә каршы килмәде һәм шулай акча җыя башладык. Бу эшкә авылдашлар да теләп кушылдылар. Ул чакта үземә буш торган кечкенә йорт сатып алган идем. Һәйкәл урынын сайлаганда, авыл уртасындагы йортым бик килешле булып чыкты. Икеләнмичә, авылдашлар ярдәме белән ул йортны сүтеп, тракторчы Маннур абый Катралиев белән Хәтип абый Ниязов җирне чистартып, тигезләп дә куйдылар. Акча җыйган арада, Төмән шәһәрендә яшәүче эшмәкәр егетебез Рушан Корманов, гөрләп узган Әмәл бәйрәменә килгән арада, һәйкәл урынын карап, безнең белән киңәшләшеп, күпме төзү материалы кирәген исәпләп кайтты. Бераздан үзе кирәкле төзү материаллары белән бергә эшчеләр дә алып килеп, бу эшкә нигез салып җибәрде. Шулай итеп 9 май көнне без Җиңүнең 80 еллыгын Олы һәм Кече Кундан авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан 83 сугыш ветераны исемлеге язылган һәйкәл янында бәйрәм иттек. Бу вакыйга өлкән буын өчен генә түгел, батыр сугышчыларыбызның оныкчыклары өчен дә бик мөһим вакыйга булды. Форсаттан файдаланып, Рушан Һади улына, шундый егет үстергән әти-әнисенә, яшьләрне оештыручы, һәр эштә актив катнашучы Альберт Сәфәрмәтовка һәм уртак эштә беркайчан да читтә калмаган барлык авылдашларыма олы рәхмәтемне белдерәм. Хәзер безгә җыелган акчага һәйкәлебез территориясен төзекләндерәсе калды һәм кунаклар җыеп, тантаналы рәвештә ачарга планлаштырабыз, – диде Фәридә Рәкыйп кызы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемдә: сулдан уңга – Хәким Мөхәммәтшин, Илдар Ниәтбакиев, Һади Корманов, Тимирбай Әхмәтов, Альберт Сәфәрмәтов, Абдулла Ниязов һәйкәл янында.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*