tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Нырсы авылында ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлар истәлегенә обелиск ачылган
Кече Нырсы авылында ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлар истәлегенә обелиск ачылган

Кече Нырсы авылында ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлар истәлегенә обелиск ачылган

Теләче районы Кече Нырсы авылында Бөек Ватан сугышында ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл-обелиск ачканнар.

«Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган. Шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Кече Нырсы авылыннан асылдан-асыл 138 ир-ат сугышка китеп, шуларның 57се туган якларына әйләнеп кайта», – диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәге журналисты Зөлфия Ибраһимова.

Аның әйтүенчә, мәрмәрдән эшләнгән әлеге обелискны төзүне авыл халкы һәм җирле үзидарә белән берлектә башкарганнар. «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз», – дип китсәләр дә, 81 авылдаш туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта тиңдәшсез батырлык күрсәтеп ятып калган. Бөек Ватан сугышыннан исән кайтканнары бүгенге көндә берсе дә исән түгел», – диде ул.

«Бәйрәм мәктәп укучылары һәм авылга кайткан кунаклар чыгышы белән үрелеп барды. Чараны Кече Нырсы авылы имамы Илшат Кадыйров Коръән сүрәсен укып ачып җибәрде. Обелиск-һәйкәлне төзүдә зур өлеш керткән авылдашларны «Рәхмәт хатлары» белән бүләкләделәр», – диде Зөлфия Ибраһимова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*