Кече Шырданда оешкан «Каюм Насыйри туган җирне торгызу» фонды яңа конкурс игълан итте. Моңа кадәр нинди генә бәйгеләр оештырылмады – видеороликлар, рәсем, мөнәҗәтләр, эссе, хикәя һәм башкалар. Андый чаралар елдан-ел киңрәк колач ала бара.
Узган ел оештырылган рәсем конкурсында республикабызның мәктәпләреннән 200дән артык бала катнашты.
Җиңүчеләр эшләреннән авылда зур күргәзмә оештырылды һәм аны бик күп төбәкләрдән килгән туристлар карап, югары бәя бирде. Быелгы мәсәл жанры җиңелләрдән түгел, әмма оештыручылар, конкурсантларның конкурс шартларын үтәп, әдәбият яратучыларны яңа иҗат җимешләре белән сөендерер дип уйлый.
Конкурсның нигезнамәсе белән Вконтакте челтәрендәге “Туган авылым – Кече Шырдан” төркемендә танышырга була.
Чыганак: yashel-uzan.ru