Уфада “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы тәкъдим ителде.
24 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизын Башкортстанда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү җыены узды.
— Татар халкының үсеш стратегиясе инде күптән язылырга тиеш иде. Соң булса да уң булсын. Татар рухы ул мәктәптән түгел, ә бишек-тән башлана, — диде чыгышында Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов. — Без шулай бергә җые-ла, мәсьәләләрне уртага салып фикерләшә алабыз икән, бу – әйбәт фал. Безнең халык ничек бар, шулай яшәргә өйрәнгән, стратегияләр күргән халык түгел инде. Узган гасырның 90нчы елларыннан яңача яши башладык. 30 елга якын вакыт узды. Хәзер инде анализ ясарга тиешбез. Ниләр эш-ләнгән, ниләр эшләнеп бет-мәгән, ниләр эшләнергә тиеш. Халык үзенең язмышы өчен борчылырга тиеш. Безгә башка халыкларда булган бар нәрсә дә кирәк. Әмма әлегә бездә аларда булганның барысы да юк. Без зарланырга, тәнкыйть-ләргә яратабыз. Милләт булып яшәү ул шулкадәр авыр, катлаулы. Шуңа да яхшысын да күрә белергә кирәк. Без яңача яшәргә тиешбез.
Татарстан Президенты бурыч итеп билгеләгән “Татар хал-кының үсеш стратегиясе”н булдыру — ул рәхәттән эш-ләнгән эш түгел. Сез моны аңларга тиеш, — диде Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнул-лин. — Стратегия исем өчен генә булырга тиеш түгел, ул эшләргә, безнең бөтен сорауларыбызга җавап таба торган мөһим документ булырга тиеш. Стратегияне тө-зү — халкыбызны уяту өчен, рухландыру өчен бик яхшы гамәл.
Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Конгрессның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Конгресс дөнья буйлап сибелеп яшәгән милләттәшләребезне берләштерү буенча зур эш башкара.
Былтыр шул максаттан күп кенә төбәкләрдә очрашулар узган. Шулай ук милләттәшләребез Конгресс тарафыннан оештырылган зур чараларга Казанга җыелып, тәҗрибә уртаклашты, фикер алышты. Шулай ук Милли шура рәисе быел планлаштырылган Татар авыл эшкуарлары форумы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены, Сабантуйлар, Дин әһелләре форумы, татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре очрашуы һәм башка чаралар турында сөйләде.
Аннары Вәсил Шәйхразиев “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизын тәкъдим итте. Документ турында фикер алышулар инде Татарстанда тулысынча узган, шушы очрашулар нәтиҗә-сендә эскизга үзгәрешләр кертелгән, ул тулыландырылган.
Башкортстандагы очрашу — Русия төбәкләрендәге фикер алышуларның өченчесе.
Моңа кадәр презентацияләр Екатеринбург һәм Дондагы Ростовта узды.
— Стратегия — ул татар халкын берләштерүче документ. Стратегияне тормышка ашыру үзе бездән тора, бу һәркайсыбыз көндәлек эшли торган эш. Ташны суга атканнан соң, су дулкын-дулкын булып тарала. Стратегия турында сөйләшкәннәребез дә шулай дулкын булып таралырга тиеш. Һәркайсыбыз шундый документ эшләнүе, аның бурычлары, максатлары турында туганнарыбызга, дусларыбызга, башка милләт кешеләренә сөйләргә, аңлатырга тиеш. Әгәр сөйләшәбез дә, бу турыда иртәгә онытабыз икән, җыенның нәтиҗәсе булмаячак. Стратегия безнең өчен языла. Бу эш “Сез” дип түгел, “Без” дип эшлә-нергә, үзебез аша үткәрелергә тиеш, — диде Вәсил Шәйхразиев, һәм аны булдыруда да һәркемне катнашырга чакырды. — Очрашуларда күпчелек совет чорында туып-үскән буын катнаша. Бу бер яктан зур горурлык — без милләтне кайгыртабыз, йөрәкләрдә ялкын бар. Әмма киләчәкне уйлыйбыз икән, яшьләрне дә күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Шул сәбәпле без дә Бөтендөнья татар конгрессында яшьләр “канаты” эшчәнлегенә зур игътибар бирәбез. Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумын быел да уздырачакбыз. Бу аларга танышу, аралашу, берләшү мөмкинлеге бирә.
Дөньяда без – татарлар ун миллионга якын. Һәм татарлар Русиядә сан ягыннан икенче урында. Татарларның тарихи ватаны Татарстан булса да, бар татарның миллион ярымы гына анда яши. Дөнья буйлап чәчелгән, сибелгән шул татар! Һәрбер татар үзенең татар милләтеннән булуы белән горурланып яшәргә, үз милләтен таныту юнәлешендә игелекле гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылу ягын карарга тиеш. Бу мәсьәлә Хөкүмәт даирәләрен дә, иҗтимагый оешмалар җитәкчелеген дә борчымый калмый, әлбәттә. Шуңа да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламасында Бөтендөнья татар конгрессы алдына “Татар халкының үсеш стратегиясе”н эшләү бурычын куя. Стратегия ТАССР оешуның 100 еллыгына юнәлдерелгән булырга һәм анда дөньядагы ун миллион татарның һәрберсенең мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш.
“Кем мин — татар булмагач” лозунгы стратегиянең идеологиясен тәшкил итә. Эскизда күрсәтелгәнчә, анда татар тормышын оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгълү-мати мохит булдыру кебек дүрт зур төп юнәлеш тәгаен-ләнгән, шуларга карап доку-ментның “юл картасы” да эшләнәчәк. “Татар халкының үсеш стратегиясе”н булдыру өч этапка бүлеп карала: беренчесе — кыска вакыт аралыгы, ягъни 2020 елга кадәр булган вакыт өчен; икенчесе — уртача вакытка — 2030 елга кадәр; өченчесе — 2050 елга кадәр.
Стратегиянең төп максаты — татар халкын берләштерү, аны милләт буларак дөньяга таныту.
Бөтендөнья татар конгрессы үз сайтында махсус бит ачкан, һәм анда “Татар халкының үсеш стратегиясе”нә кагылышлы бөтен сораулар, фикер-тәкъдимнәр урнаштырып барыла. Үсеш стратегиясен проект буларак гәзиттә бастырып, 15 июнь көнне Изге Болгар җыенында халыкка таратачаклар. Документның эскизы проект буларак 10 июньгә әзер булырга тиеш. Проект 13-14 июньдә татар дин әһеллә-ренең форумында тәкъдим ителәчәк. “Татар халкының милли үсеш стратегиясе” проекты август ахырында Милли Шура җыенында тантаналы рәвештә кабул ителер, дип көтелә.
Чарада катнашучылар да үз фикерләрен җиткерде. Икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов, мәсәлән, Башкортстанга Татарстан җитәкчелеге гади төбәккә караган кебек кенә карарга тиеш түгел, биредә татарлар күп яши, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының филиалын булдырырга кирәк, — дип белдерде.
Шулай ук милли горурлыкны күтәрергә, моның өчен Атиллага һәйкәл куярга, татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусы бирергә, БДИның татар телендә дә тапшырылырга тиешлеге кебек тәкъдимнәр яңгырады.
Җыенда катнашучы Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты җитәкчесе Данир Гайнуллин милләттәшләребезне җылы сәламләде һәм һәр халыкның үз стратегиясе булырга тиеш, дип белдерде. “Башкорт халкы да үз Стратегиясен булдыру юнәлешендә эшли башлады. Татар һәм башкорт халыклары арасындагы дуслык җепләре ныгысын, дуслыкта-татулыкта яшик”, — диде ул очрашуда.
Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Җыенда катнашучыларга ахырда “Нур” театрының “Башмагым” спектакле тәкъдим ителде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН,
kiziltan.ru