Татар халкының үсеш стратегиясе бу сорауга җавап табу өчен дә кирәк. Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика парламентына еллык Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә, әнә шул мөһим документны әзерләү бурычын куйды. “ВТ” хәбәрчесе Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән әңгәмә корып, Милли стратегиянең ничек төзелүе һәм ни рәвешле тормышка ашырылачагы турында белеште.
– Васил әфәнде, күптән түгел Казан Кремлендә узган утырышта милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турында фикер алышу булды. Әлеге чара барышында игътибарны җәлеп итәрлек мәгълүматлар да телгә алынды. Әйтик, Татарстанда яшәүче татарларның 87 проценты үз милләтен якын күрүен әйткән. Бу санны ничек бәяләр идегез?
– Беренчедән, минем бу санга ышанасым һәм аны объектив дип саныйсым килә. Килешәм, бер караганда, 100 процент булырга тиеш әлеге күрсәткеч. Тик чынбарлык башкачарак: кайбер татар гаиләләрендә тел югалып бара. Егетләребез-кызларыбыз, гаилә корганда, үзенә пар итеп башка милләт кешесен сайлый. Ассимиляция килеп чыга. Гаиләдә татар теле икенче телгә әйләнә. Икенчедән, бу сан безне уйландырырга да тиеш. Әнә шул 87 процентны ничек киметмәскә, ни рәвешле саклап калырга, арттыру юлы бармы? Табиблар кебек дөрес диагноз куя белергә дә кирәк. Тагын бар әле андый саннар. Әйтик, 90нчы еллар башында татарлар арасында мәктәптә уку өчен татар телен сайлаучылар 91 процент булса, быел ул 69га калган. Моны әти-әниләр үзләре эшләгән бит.
– Инде, мәгариф мәсьәләсен телгә алгансыз икән, татар телен укытудагы үзгәрешләр, бер елдан артык дәвам иткән шау-шуның башка төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезгә ничек йогынты ясаганы турында сорыйсы килә. Алар белән еш аралашасыз, кәефе ничек татарның?
– Дөресен әйткәндә, күп төбәкләрдә татар телен укыту бездәге кебек системага салынмаган, бу эш нигездә якшәмбе мәктәпләрендә, мәчетләрдә оештырылган. Аларга бу үзгәрешләр турыдан-туры артык йогынты да ясамады. Әмма күзләре Татарстанга төбәлгән. Бездәге вакыйгаларны күңелләре аша уздырдылар, борчылып тордылар. Бу хәлләр безне көчлерәк итәргә, берләштерергә тиеш, дигән фикерләр ишетелә. Казан – безнең башкалабыз, татар иленә кайткач татарча аралашасы, татарча яшисе килә, дип безгә хәер-фатихаларын бирәләр һәм монда ныклабрак эшләүне телиләр.
– Шул ук вакытта җитәкчеләр авызыннан “тел гаиләдә өйрәтелсен” дигән сүзләр дә еш ишетелә. Тел мәсьәләсендә җаваплылык әти-әни җилкәсенә генә йөкләнмиме?
– Җәмгыятьтә бөтен нәрсә матур итеп бүленгән. Аларның һәрберсе эшләргә тиеш. Әйтик, менә син – татар егете. Өйләнергә кирәк, парны үзең эзлисең бит. Дәүләттән барып сорамыйсың. Дәүләт бары документ кына бирә. Балага исем сайлаганда да, дәүләттән сорамыйбыз. Ул балага нинди телдә дәшәсен дә дәүләттән сорамыйбыз. Әнә шул этапта балага әти-әнисе, әби-бабасы татарча тәрбия бирә алса, аннары инде татарча бакча таләп итсә, дәүләт аның теләген үтәргә тиеш. Мәктәп белән дә шул ук хәл. Әти-әниләрнең 69 проценты гына татар теле дәресен сайлаган. Бер караганда, шөкер дә итәргә була. Икенче яктан, кайда калган 31 процент? Бөтен нәрсә гаиләдән башлана. Әмма дәүләтнең дә эше зур. Мәсьәләнең финанс ягын, программасын, мөмкинлек булдыруны кайгыртырга тиеш. Җаваплылыкны әти-әнигә генә тапшыру дөрес түгел.
– Кайгырту димәктән, Татар халкының үсеш стратегиясе дә әнә шул мөмкинлекләрне булдыру һәм аларны тәртипкә китерү өчен кирәк булачак. Бу документны әзерләү эше ничек бара?
– Еш кына Стратегияне план белән бутыйлар. Бу документ исә безнең өчен юнәлеш булачак. Берничә төркем белән эшлибез. Әлеге Стратегия һәрбер татар кешесен исәпкә алырга тиеш, аның рухын күтәрү, халыкны саклап калу өчен кирәк. Кабул ителгәч, анда язылганнарны үтәү өчен планнар корылачак. Өч план булачак. Беренчесе – кыска, 2020 нче елга кадәр булган вакыт өчен. Икенчесе – уртача вакыт өчен, 2030 елларга кадәр булырга тиеш. Өченчесе үз эченә 2050 елга кадәр вакытны алыр дип уйлыйбыз. Анда без телгә алган гаиләнең дә, дәүләтнең, әлбәттә инде, кешенең дә ниләр эшләргә тиешлеге язылачак.
Документ әзерләү өчен берничә төркем төзелде. Татарстан Фәннәр академиясе төркеме бар, Мәрҗани исемендәге Тарих институтыныкы бар. Калганнар да тик утырмый. Аларда төрле юнәлеш буенча белгечләр җыелды, олысы бар, яшьрәге бар. Хәзер төп бурыч: шуны төркемнәрне бергә утыртып, фикерләрне берләштерү.
– Ике татар булган җирдә өч оешма барлыкка килә, гадәттә. Берләштереп булырмы?
– Булыр, әлбәтә, бәхәсләр дә. Ләкин бу төркемнәр белән генә эш бетми бит әле. Үзбәкстан, Казахстан, Россия төбәкләреннән тәкъдимнәр килә. Татарстан районнарын да онытмыйбыз. Килешәм, үз фикерен генә алга сөреп, башкаларны тыңламаучылар да юк түгел. Бездә демократия. Һәрбер кеше үз фикерен әйтә ала. Дөнья үзгәреп тора. Барысын да исәпкә алырга туры киләчәк. Эш бара, ә 30 август, ягъни Татарстан Республикасы көнендә, Стратегияне кабул итү планлаштырыла.
– Бездә шәп законнар кабул ителә. Тик аларны тормышка ашыра башлагач, еш кына мәшәкатьләр килеп чыга. Әйтик, финанс ягы үтәлми.
– Стратегияне без татар кешесе өчен язабыз. Ә ул күп төрле. Бар Татарстанда яшәгәне, бар Сахалинда көн күргәне, бар Монреальдә торганы. Татарстанда үзебезнең бюджет бар. Теге яки бу эшне башкарганда, муниципаль, республика һәм федераль бюджетлардан акча алабыз. Милләт өчен дә акча тотыла. Китап чыгарумы ул, клуб төзүме, бәйрәм уздырумы, башкасын эшләүме – бюджет бар. Миллиардлаган сум акча турында сүз бара. Стратегия барлыкка килгәч, әнә шул акчаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотылуын да аңлый алачакбыз. Россия күләмендә эшләгәндә, Татарстан бюджеты кулланыла алмый. Әмма төбәкләрнең үз акчасы бар. Татарлар анда актив-бердәм яшәсә, үзен күрсәтә алса, араларында депутатлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр булса, шул төбәк башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чит илләрдә дә милләтләргә акча бүлеп бирәләр. Әлбәттә, Татарстаннан да ярдәм булачак. Шул ук китаплар бастыру, ТНВ-Планета каналы, “Ана теле” программасы, татар басмаларын интернет аша уку мөмкинлеге – болары да ярдәм бит.
Икенчедән, барысын да акчага гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Идея, команда, мөмкинлек кирәк. Аннары менә шул финанс белән ныгытылырга тиеш. Иң элек акчаны алга куйган кеше белән сөйләшеп тә торасы юк. Башта теләк, аннары вакыт кирәк.
– Бу документ төзелгәндә, Россиянең дәүләт милли стратегиясе исәпкә алынамы?
– Татарлар – Россия күләмендә сан ягыннан икенче халык. Татарны саклап калабыз икән, илне дә саклап калабыз дигән сүз. Үзебез өчен генә түгел, Татарстан, ил өчен дә эшлибез. Монда бернинди каршы килү юк.
– Ничек уйлыйсыз, татарны бүген нәрсә берләштерә?
– Дөньяда 10 миллион татар яши. Бар татарча белгәннәре, бар белмәгәннәре дә. Аның каравы, рухы бар. Икесенә дә ярдәм итәргә кирәк. Мөселманнар бар, православлар, атеистлар бар. Берсен дә аерып калдыра алмыйбыз. Төп баганабыз нәрсә? Иң элек Казан белән Татарстан. Безнең Президентыбыз – бөтен татарларның президенты. Мондагы татарлар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калып, читтә яшәүчеләргә үрнәк булырга тиешбез. Икенчесе – гаилә. Җиде буынны белергә кирәк. Әгәр синең җиде буын бабаң татар булган икән, нигә синең буында татарлык өзелергә тиеш? Әниең сине дөньяга китергән, өметләнеп, сиңа улым яки кызым дип дәшкән. Ничек инде син әти-әниең, әби-бабаңнар телен югалтырга тиеш? Бар, әлбәттә, читкә сибелгән кешеләр дә. Әйтик, кайдадыр читтәге бер төбәктә аралашырга бер татар да юк. Булса да, очраша алмыйлар. Ә безгә татар булып калырга нәрсә комачау итә?
– Кем ул татар кешесе? Формуласы бармы?
– Стратегия язганда әнә шул сорауларга җавап табып, халыкка аңлатырга тиешбез. Татар кешесе ул милләте өчен янып, милләте белән гоурланып яшәүче кеше. Телен белмәгән кешеләр арасында да милләткә бик зур файда китерүчеләр бар. Мәчетләр төзи, мәктәп оештыруга акча бирә. Икенчесенең, бәлки, төртеп күрсәтерлек бер эше дә юктыр. Аның каравы, ул балаларын татар итеп тәрбияли алган. Икесенә дә рәхмәт, икесе дә тырышкан. Әйтәм бит: безгә татарларны аерырга ярамый. Киресенчә, берләшергә кирәк.
– Әлбәттә, конгресс барлык татарлар белән дә эшләргә тиеш. Шулай да, татарлар әле үзаңын җуймаган, күбрәк яшәгән төбәкләргә зуррак игътибар бирергә кирәк түгелме? Һич югы, булганны саклап калу өчен.
– Кулда биш бармак бар. Кайсын тешләсәң дә, барысы да бертигез авырта. Ерак Көнчыгышта 46 мең татар яши. Әйтергә була, әлбәттә, анда ук барып йөрмик, Башкортстандагы бер миллион белән эшлик дип. Юк, без беркемне дә ташлый алмыйбыз. Һәрбер татар кешесенә, татар җанлы кешегә ярдәм кулы сузып яшәргә, бергә булырга кирәк. Килешәм, татарлар күп яшәгән төбәкләр бар. Аларның мәктәпләре дә бар, мәдәниятне, гореф-гадәтне саклау мөмкинлеге зур. Күбрәк кеше булгач, аларга игътибар да үзеннән-үзе зуррак килеп чыга инде.
– Татар конгрессы турында сөйләгәндә, Сабан туйлары уздыручы оешма дип атаучылар да юк түгел. Сезнең фикерегез ничек?
– Бу эшне бераз аңлап бетермәү аркасында чыккандыр ул сүзләр. Без бит Сабан туен елга 365 көн уздырмыйбыз. Татарстанның һәр районы һәм авылында, төбәкләрдә уза ул. Федераль Сабан туйлары икәү, Европаныкы бар, Ык буе районнары аерым оештыра. Безнең өчен гадәти вакыйга кебек ул. Әлбәттә, артык мавыгу булырга тиеш түгел. Бәлки без аны артык зур итеп күрсәтәбездер. Ләкин бу бәйрәмнең Татарстан өчен – бер, ә чит төбәкләр өчен икенче мәгънәсе булуы турында да онытырга ярамый. Бардык, җырладык, биедек, ашаттык та кайтып киттек кенә түгел. Сабан туе аша милләтебезнең спортын, ризыгын, тормышын күрсәтәбез. Әйтик, федераль дәрәҗәдә оештырылачак киләсе бәйрәм Новосибирскида узачак. Ул бит – җирле җитәкчеләргә татарларны күрсәтү дигән сүз. Шул рәвешле әлеге төбәктә көн күргән милләттәшләребезгә ярдәм итү мөмкинлеге дә табыла. Бу бәйрәмне башкачарак итеп оештыру теләгем бар. Әйтик, Сабан туе буласы төбәкне актарып, анда татар тормышын эзләргә була. Барсын галимнәребез, шөгыльләнсен шуның белән.
– Сабан туе ярдәме белән Татар елын уздыру кебек килеп чыга инде.
– Әйе, теләк шундый. Энциклопедия әзерләргә мөмкин. Төбәкләр арасында килешүләр бар. Шуның кысасында хезмәттәшлекне дә арттыра алабыз. Сабан туе әнә шул чараларның төп вакыйгасына әвереләчәк.
– Елга нинди нәтиҗә ясый аласыз?– 2018 елга рәхмәт. Татар халкы, конгрессы өчен эшлекле, актив һәм сыйфатлы булды. Эш алымнарын үзгәртә башладык. Очрашулардан соң кая барып җитмәгәнне, нәрсәнең читтә калганын күрәбез. Хаталар өстендә эшлибез һәм эшләячәкбез. Бергә эшләгән өчен барыбызга да рәхмәт. Киләсе елга планнар бар, Яңа елдан соң бу эш дәвам итәчәк.
– Ел татары дип кемне сайлар идегез?
– Милли Шура җитәкчесе өчен 10 миллион татарның барысы да – ел кешеләре.
Илнар Хөснуллин,
vatantat.ru