24 ноябрьдә Кемеровоның Шахтерлар мәдәният йортында татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхинең юбилей концерты узачак. Милләттәшләребез түземсезләнеп көткән кичәдә җырчының популяр хитлары да, репртуарындагы өр-яңа җырлары да яңгыраячак. Программа “Уткәннәрдән киләчәккә сезнең белән жырлап барам!” дип атала һәм җырчының 55 яшенә багышлана.
Хөния Фәрхи – татар эстрадасында якты йолдызларның берсе. Сәхнәгә өч дистә ел гомерен багышлаган җырчының иҗат сандыгында йөзләрчә заманча композицияләр, татар һәм башкорт җырлары.