tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемнең тизрәк һәм көчлерәк булуын ачыкладылар
Кемнең тизрәк һәм көчлерәк булуын ачыкладылар

Кемнең тизрәк һәм көчлерәк булуын ачыкладылар

Кайда Сабантуй – анда  җыр-моң, алыш-ярыш, бәйге-уен, кызык-тамаша. Барысы да программага кертелгән  чараларда теләп, активлык белән  катнашты.  Хатын-кызларга көч  сынашу, осталык   күрсәтү төрләре  күбрәк тә  иде әле.  Әйтик, сыер саву аппаратын алар гына сүтеп-җыйды.

Иң тиз  вакыт   күрсәтеп (3,31 минут) 1нче урынга “Туган як” җәмгыятеннән Гөлназ Нигъмәтуллина чыкты. “Әхмәтов” хуҗалыгыннан Люция Гатауллина – 2нче, Мичән” бүлекчәсеннән Рәзилә Мөбарәкшина  3нче нәтиҗә  күрсәттеләр. Хатын-кызлар атларны тугарып җигүдә  дә ярышты. Бахбай да аларның хәленә кергәндәй усалланмый,  күндәм генә торды. Беренчелекне Туктар фермасыннан Фәнзилә Хәйбиева алды. Ул катнашмаган ярыш, мөгаен, аз  калгандыр. Тимер беләкле терлекче  кул  көрәштерүдә 1нче, гер  күтәрүдә 3нче урынны  алып, терлекчеләр арасында  иң  көчлесе икәнен күрсәтте. Төп көндәше “Нырты” предприятиесеннән оператор Ләлә Фәләхова гына гер  күтәрүдә барысын да уздырды. Яшь белгеч буларак мәйданга  чакырылган  кызы Илүсә дә әнисе үрнәгендә ярышларга  керде. Чиләк-көянтә белән су ташуда җиңде, таяк тартышуда  да үзеннән ике тапкыр  авыррак апаларны  урыныннан  кузгатты. Илүсә укуын аграр университетта дәвам итә, Килдебәк  бригадасында бухгалтер булып эшли, бер  үк  вакытта  бозаулар  да  карый. “Барысына да  өлгерәм, теләк  кенә  кирәк”,– ди  яшь белгеч.

Футболны да хатын-кызлар гына уйнады. Чөнки 5  сәгать барган слетта ир-егетләргә  вакыт дигәне җитми  калды. Алар бил  алышу барган келәм тирәсендә  иде. Көрәштә Олы Шыңардан  Рифат Ахунҗанов абсолют батыр  калды. Җиңел үлчәү авырлыгы батыры – “Туган як” җәмгыятеннән Илназ Маликов.

Ярышларга “Туктар” фермасы, “Мичән”, “Игенче”, “Туган як” хуҗалыклары  аеруча  әзер­лек белән килгән иде. Кайбер бәй­геләргә  икешәр  команда  куйдылар. Әйтик, аркан тартуда “Игенче” җәмгыяте хатын-кызлары 1нче һәм 3нче, ир-егетләр шулай ук призер булдылар. Җитәкчеләре Алмаз Зарипов уеннарда катнашудан тыш, үзе  өчен  махсус  яздырылган “Авыл  егетләре” җыры белән дә тамашачыларның алкышын яулады. Энесе – “Иген” кооперативы җитәкчесе  Зөлфәт Зарипов та  моңны әнисе Дамира ханымнан тамчысына  кадәр алган.  Гомумән, бәйрәмне  ямьләндергән Алинә һәм Азат Кәримовларның репертуарын нык кыскарттылар  үзешчәннәребез. Соңыннан Гафур  Хәсәншин һәвәскәрләрнең талантын акчалата билгеләп үтте.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*