tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кеше китә – җыры кала» сериалында иң яшь актер – алты айлык Газиз Кәримуллин төшкән
«Кеше китә – җыры кала» сериалында иң яшь актер – алты айлык Газиз Кәримуллин төшкән

«Кеше китә – җыры кала» сериалында иң яшь актер – алты айлык Газиз Кәримуллин төшкән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы «Ватан» кинокомпаниясе белән берлектә, Теләче районы Карачтау авылында халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнеп, «Кеше китә – җыры кала» телесериалын төшерә. Телесериалда Теләче районы Баландыш авылыннан алты айлык Газиз Кәримуллин да катнашкан.

«Газиз – Раил һәм Рәзинә Кәримуллиннарның сөекле баласы. Аңа исән-сау үсеп, буй җиткергәч, үзен телесериалдан күрергә насыйп булсын. Шунысы сөенечле: массакүләм күренешләрдә профессиональ артистлар белән бергә Теләче районы Карачтау, Караширмә авылы халкы да катнаша. Үзешчәннәр төркеме белән Караширмә авылы клубы мөдире, Мөхәммәт Мәһдиев белән бер нәсел җебеннән булган Әкълимә Мәһдиева җитәкчелек итә», – диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Фәнил Нигъмәтҗанов.

Аның әйтүенчә, продюссерлык үзәге, профессиональ артистлар аңа һәм Карачтау авылында яшәүче, хезмәт һәм сәхнә ветераны Мәүгыйзә Зыятдиновага чиксез рәхмәтле.

«Үзешчәннәрнең күпчелеген ул җитәкләгән «Миләшкәй» фольклор ансамбле әгъзалары тәшкил итә. Аристлар аның өендә костюмнарын алыштыра, грим куялар, җылынып та чыгалар. Мәүгыйзә апа, Әкълимә ханым белән берлектә, артистларны, төшерү төркемен кайнар чәйдән, төрле тәм-томнардан өзми. Фильмны төшерә башлаган салкын көннәрдә кайнар чәй аеруча тансык булган. Мәүгыйзә апаны без үз җирлегенең булдыклы, алыштыргысыз почтальоны һәм «Морячка» биюен районда иң оста башкаручы үзешчәннәрнең берсе буларак беләбез», – диде Фәнил Нигъмәтҗанов.

«Теләче информ» хәбәрчесе телесериалның 11 майда төшерелә башлауларын әйтте. Районыбыз өчен әһәмиятле булган әлеге тарихи вакыйга 22 майга кадәр дәвам итәчәк. Фильмның кайбер күренешләре бүген Баландыш авылында да төшереләчәк. Аннары төшерү төркеме кабат Карачтау авылына кайтачак. Июль, август айларында да Карачтауда телесериал төшерү эше дәвам итәчәк. Кайбер күренешләрне кышкы айларда, Саба һәм Арча районнарында төшерү күздә тотыла», – дип аңлатты ул.

18 майда телесериалда профессиональ артистлар гына төшкән. «Теләче үзешчәннәре, балалар ял итте. Төшерү мәйданчыгында без сәхнәдән күреп белгән, яраткан, хөрмәт иткән артистларыбыз, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, халык артистлары – Фәридә Сафина (Мирхафизан), Ләйсән Рәхимова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм төп рольне – Васфикамал ролен башкаручы, Әлмәт драма театры артисты Ләйсән Әхмәдиева эшләде», – диде хәбәрче.

«Шулай ук, бу көнне Тиләҗе авылында яшәүче ат асраучы Наил Вәлиевның да кино төшерүчеләргә, артистларга ярдәме зур булды. Күренешләрдә, артистлар белән берлектә Наилнең дә аты «уйнады», – дип өстәде ул.

  • Фильмның режиссеры – Александр Далматов. Проектны төшерүдә «Хыял» продюсерлык үзәге катнаша. Фильмның премьерасы 2025 елның гыйнварында булачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*