tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәшәдә – Татар теле һәм мәдәнияте көне
Кәшәдә – Татар теле һәм мәдәнияте көне

Кәшәдә – Татар теле һәм мәдәнияте көне

Чынлы районы Кәшә авылы культура йортында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне узды.

Милли бәйрәм башланыр алдыннан район хакимияте башлыгы Владимир Бабайкин катнашында район мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Районның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Тәльгат Идиатуллов соңгы елларда белем бирү оешмаларында татар телен укыту күпкә кимүе, аның хәзер атнасына нибары бер сәгать кенә укытылуы турында борчылып сөйләде. Район администрациясе башлыгы мәктәп директорларына озакка сузмыйча бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм ана теле укытуны закон кысаларында уңай якка хәл итәргә күрсәтмә бирде. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин татар теле түгәрәкләре һәм факультативлары ачып җибәрергә җыенучы мәгариф учреждениеләренә дәреслекләр һәм методик әсбаплар юнәтүдә ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Мәдәният йортының тамаша залын шыгрым тутырып килгән халыкны район җитәкчесе Владимир Бабайкин һәм өлкә мохтарияте рәисе Рамис Сафин сәламләде. Алар татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

“Бүген без өлкә һәм район татар автономияләре җитәкчеләре, район мәгариф идарәсе вәкилләре белән бергә Чынлы районы территориясендә татар халкының телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, мәдәниятен саклап калып үстерүгә бәйле проблемалар турында уртага салып сөйләштек, аларны чишү юлларын билгеләдек. Мәктәптә белем алучы баланың, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйның газиз ана телен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш. Ана теле, туган тел – ул нигез, яшь буында бары тик ана теле ярдәмендә генә татар халкының мәдәниятенә, тарихына, яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләргә була”,- диде район хакимияте башлыгы Владимир Бабайкин.

Аннары милләттәшләребезне авыл, район үзешчәннәре һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге иҗат коллективларының зур концерты көтә иде.

Чара башланыр алдыннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре авыл зиратында булып, өлкә автономиясенең беренче рәисе, профессор Азат Курчаковның каберен зиярәт кылдылар.

“Ел саен районыбызда уза торган Татар теле һәм мәдәнияте көннәре халыкны берләштерә, милли бердәмлегебезне ныгыта, яшь буында милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияли. Яз башында без Яңа Тимерчән авылында “Язгы моңнар” төбәкара фестиваль-конкурсын уздырган идек. Хәзер инде менә алтын көз көнендә кунакчыл Кәшә җирендә, Татар теле һәм мәдәнияте көнендә очраштык. Автономия үзенең эшен укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, “Ак калфак” оешмасы белән берлектә алып бара. Район хакимияте безгә һәрьяклап ярдәм итә, барлык инициативаларыбызны да яклап чыга”,- ди районның татар автономиясе рәисе Тәльгат Идиатуллов.

Чыганак:emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*