tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кешеләре белән данлы
Кешеләре белән данлы

Кешеләре белән данлы

Авыл тарихы аның кешеләре, шәхесләре белән бай. Фәни тормыш белән дини тормыш бергә алып барылган мәчетле авыллар бигрәк тә бай тарихлы һәм алар бүген дә тернәкле булып торалар. Моның шулай икәненә Таң авылына баргач, тагын бер инандым.

Әңгәмәгә Зөләйха һәм Нурәхмәт Хәбибуллиннар гаиләсенә килдем. Нурәхмәт Нургали улы сигез ел тирәсе авылда имам булып тора. Үзе әйтмешли, гомере буе җәмгыять эшендә кайнаган. Армия хезмәтеннән кайткач, белгечлеге буенча күмәк хуҗалыкта механик булып эшли. Хезмәт иткәндә “Партийная школа”да укый. Белемле һәм җәмгыять эшләрендә актив егетне комсомол оешмасы секретаре итеп куялар. Халык контроле рәисе, профсоюз комитеты рәисе вазыйфаларын да башкара. Мәдәният йорты һәм балалар бакчасы биналарын җылыта торган котельныйда да эшли. Әйе, заманында бу авылда зур мәдәният йорты һәм “типовой”  балалар бакчасы бинасы салган булалар. Андый бина районда өч-дүрт кенә иде ди әңгәмәдәшем. Илдәге үзгәртеп-коруларга хәтле Таң авылы кергән “Знамя” күмәк хуҗалыгы Малмыж районының сулъяк зонасында күргәзмә-үрнәк хуҗалык булып санала.

Нурәхмәт Нургали улының комсомол оешмасында эшләгән елларына әйләнеп кайтыйк әле. Таң авыл төбәгендә 957 кеше иде дип хәтерлиләр ирле-хатынлы. Зөләйха ханым лаеклы ялга кадәр авыл фельдшеры  булган, саннарны төгәл хәтерли.

– Күмәк хуҗалыкта 300дән артык кеше эшләде. Хәзер Таң, Преображенка, Носок, Түбән Шөгәрәк авыллары кергән авыл төбәгендә 150 кеше исәпләнә. Колхоз булган заманда Югары Шөгәрәк авылы да бар иде. Иң элек безнең колхоз “Дружба” исемен йөртте. Соңыннан Каксинвай авылы аерылып, “Каксинвайский” хуҗалыгы булып оешты. Таң авылы күмәк хуҗалыгына” Знамя” исеме бирелде. Заманында “Знамя” колхозы базасында терлекчелек цехы методын кертүгә район күләмендә киңәшмәләр уздыралар иде.

“Знамя” хуҗалыгында районда иң беренче комсомол-яшьләр звеносы оештырыла. Ун сыйныфны бетереп фермада биш кыз эшләргә калалар.

– Ул кызларга соңыннан югары уку йортына укырга керергә  колхоздан юллама бирәбез дип ышандырганнар иде. Әмма “направление” бирелмәде. Доярка һөнәре дә элек авторитетлы түгел иде. Хезмәт кенәгәсенә “доярка” дип язылгач,  кая барсаң да, ул кешегә сыер савучыга кебек карыйлар иде. Әлеге биш кызның кайсы үз көче белән укырга керде, кайсы керә алмады. Ул вакытта да терлекчелектә кадрлар җитми иде, бездә генә түгел, өлкә, бөтен ил масштабында. Бу мәсьәлә хөкүмәт сәясәте башында тормагач, киләчәккә резерв та юк иде, ә аннан башка югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый, – дип үткән заманның чынбарлыгы турында сөйли әңгәмәдәшем.

– Аллаһы Тәгалә һәр заманда кешене сынап карый, төрле вәзгыятьтә кеше үзен ничек тотар микән дип. Ничек кенә булмасын, без Аллаһ кушкан буенча яшәргә тиеш бит. Заманалар алышынып тора, тормышлар да үзгәрә.  Кешенең һәрвакыт рәхәт торасы килә, авылда кеше калмый, буш өйләр күп, дистәләп өйләнмәгән егет бар.

Габдрахман бабай

Таң авылы мәчете 1927 елда эшли башлый. 2027 елда бу мәчеткә йөз ел була.  Авылга Мәмәширдән Мөхәммәтша ахун килә. Ун мәчет мулласына өлкән

мулла булып торган кешене «ахун» дип атыйлар. Мөхәммәтша хәзрәт Таң авылы мәчетенә улы Габдрахманны имам итеп билгели. Мөхәммәтша ахун хәзерге имам Нурәхмәт хәзрәтнең бабасының бабасы була.  Габдрахман хәзрәт Таң авылында яши башлый, имамлык итә, дин сабагы укыта. 1928 елда “О запрещении религиозной деятельности” дигән указ чыга. Габдрахман хәзрәт шәкертләрен “сбруй” өенә җыеп укыта. Андый-мондый тикшерүләр булса, сбруй ясыйбыз диләр.

– Әле аннан тыш Габдрахман бабай башка авылларга да кыш көне дин сабагы укытырга йөргән. Шундый да тәртип булган. Шөндә дә укыткан. Еллар узгач, Габдрахман бабайның Вәккас исемле оныгы Шөн авылына өйләнергә дип кыз сорарга бара. Ул бик  гәүдәле булмый, башта бирәселәре килми. Таңнан кем малае буласың син дип сорыйлар. Габдрахман мулла оныгы икәнен белгәч, кызны сөенә-сөенә биреп җибәрәләр.  Габдрахман минем бабайның атасы, – дип нәсел-нәсәбе турында сөйли Нурәхмәт хәзрәт.

Галимулла бабай

– Минем бабай Галимулла исемле була. Габдрахман бабайның 2 улы, 3 кызы була. Уллары: Галимулла белән Фәйзрахманны Бөек Ватан сугышына алалар, алар шуннан кайтмыйлар. Галимулла Сталинград сугышында һәлак була, исеме Мамаев курганда хәтер тактасына язылган. Галимулла бабайның өч малае, ике кызы кала. Берсе минем нәнә – Мөслимә, ул сабый була әле.

Рәхимулла абый батырлыгы

– Нәнә Күкшел авылында туып үскән. Кияүгә Таң авылы егете Нургалигә чыга, минем әттә була инде ул, – дип әтисе ягы турында сөйли башлый Нурәхмәт хәзрәт. – Әттәнең дүрт абыйсын сугышка алалар. Икесе үлеп калалар, берсе – аяксыз кайта, берсе – Рәхимулла абый Польшада концлагерьда була. Ул тегә белгәч, аңа концлагерьдагы кешеләрне киендерергә махсус форма (роба) тектерәләр. Ул концлагерьдагы этләрне дә ашаткалый. Концлагерь чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган, төнлә аңа әле электр тогы да җибәрәләр. Рәхимулла абый төнлә этләргә сөяк бирә дә, коры таяк белән тимер чыбыкны күтәртеп, безнең плендагы

кешеләргә качарга булыша. Рәхимулла абый сугыш турында үзе берни дә сөйләми иде, сорасаң, елый башлый иде. Бу хәлләр турында миңа Күкшел авылыннан Бәрәк абзый сөйләде. Ул “без Рәхимулла аркасында гына исән калдык дип, елый-елый сөйли торган иде. Рәхимулла абый кача торган кешеләргә пилотка тегеп биргән, ул пилоткага йолдыз да тегеп куйган, безнекеләр янына баргач, үз кешеләре икәнен танытырга. Иптәшләренә яхшылык эшләп, үзенә җәзасын ала Рәхимулла абзый. Концлагерьдагыларны басуга эшкә алып чыга торган булалар. Рәхимулла абый чалбарының эченә качыртын кесә тегеп куя, шунда солы тутырып алып кайта. Баракка кайткач, солыны һәркемгә берәнтекләп санап бүлеп ашыйлар. Араларында сатлык җан да була, Рәхимулла абыйны әләклиләр. Аркасына камчы белән сугып кыйныйлар. Полякларга кыйнаталар. Рәхимулла абыйның аркасы юк иде дип сөйлиләр, тиресен ертып бетергән булалар. Кыйнаганнан соң, аны үтереп бетерергә этләргә ташлыйлар. Этләр моңа тимиләр. Этләр дә тимәгәч, теге фашистлар да моңа башка тимиләр, җибәрәләр. Рәхимулла абый исән калып,

французлар кулына, порт Марсельгә эләгә. Башка кешеләр белән Рәхимулла абыйны да Америка корабленә куып кертәләр. Корабль әле яр буенда торганда Рәхимулла абыйга суга сикереп, яр буена чыгарга җай килә. Каяндыр кием табып кия һәм безнең ил посолын эзләп таба. Ул корабльдә безнекеләр күп була һәм алар үлемгә дучар ителгән булалар. Посол боларны коткара. Рәхимулла абый Америка корабленә утырып, Турция аша кайтырга чыга.

Әтисе ягыннан тагын бер тарих

– Әттәнең әнисенең әтисе Сафиулла була. Ул Кышкы сарайда хезмәт итә. Патша Николай IIны саклап сакта тора. Биш ел хезмәт итеп үз авылына Күкшелгә кайта. Ул елларда халык ачлыктан интегә. Берәр чарасын күрү исәбе белән, Сафиулла бабай губернаторга бара. Башта ул кабул итми, соңыннан Николай IIга хезмәт иткәнен белгәч, кабул итә. Сафиулла бабай аңа ачлык турында сөйләп бирә: сукаларга да, суеп ашарга да хайван юк дип. Губернатор, Сафиулла бабайга кайтып, үзе белән йөз ир алып килергә куша. Монда килеп эшләрсез, эшләгән акчага үзегезгә кирәк әйберне алып китәрсез ди. Сафиулла бабай авылына кайтып, Күкшелдән, Адайдан, Сәрдектән, Мәчкәрәдән, Мәмәширдән, Тәмәйдән һәм тагын тирә-як авыллардан йөз

кеше җыеп, Вяткага (хәзерге Киров) китәләр. Боларга көн саен баржага он төятәләр. Баржаның хуҗасы көн саен йөз кешегә йөз сум акча бирә, һәр кешегә көмеш бер тәнкә тия. Бераз хайван алырлык акча җыелгач, абзыйлар кайтырга җыена башлыйлар. Һәркайсы ике ат сатып ала. Берсе җир сукалар өчен, берсе иткә суяр өчен. Карт атлар булалар (аларны руслар суймаганнар), кырда үзлектән йөргәннәр. Бәяләре дә әллә нәрсә кыйбат булмый. Һәрберсе тагын берәр сыер ала. Шул атлар, сыерлар белән Кировтан кадәр җәяүләп кайтып җитәләр. Шушы мал белән бу як авыл халкы исән кала.

Ике тапкыр талаганнар

– Минем нәнәнең әнисенең әтисе Фазлетдин була. Аны Мәмәширдә торган вакытта “раскулачивать” итәләр. Монда Таңга күчеп килгәч, тагын бер тапкыр кулак дип талыйлар. Ул эшкә батыр, бик йөрәкле кеше булган. Таңга килгәч тә, ике ат асраган. Берсе карт ат булган. Фазлетдин бабай аны «миңа хезмәт иткән» дип, кызганып суймаган. Бабайның яргычы булган. Бу карт аты шуны әйләндергәләгән. Бай, кулак дип, ике атын да талап алганнар, өен мәктәп итеп күчереп салганнар. Шул мәктәптә безнең бар авыл балалары укып чыкты.  Ул Фазлетдин бабай өе янына тагын ике яңа бина салып, мәктәпне зурайттылар. Элек авылда балалар күп, икешәр класс була торган иде. Мәктәп сигез еллык булды. Элек татар телендә укытканнар. Инде алтмышынчы елларда туган балаларга русча укыта башладылар, –  дип, үз нәселенә кагылышлы тагын бер тарих турында сөйләп алды Нурәхмәт хәзрәт.

Авылдашлары сайлап куйган

Таң авылында дистәләп кеше мулла булып торган.  Нурәхмәт хәзрәткә кадәр Мансур абый Мостафин имамлык иткән. Мансур абыйдан соң күпмедер вакыт имамлыкка кеше тап- мыйча, мәчет ябылып  та тора. Гает намазы укырга хәзрәтне Малмыждан алып кайталар.  “Без үлгәч, җеназа намазы укучы да булмас мени инде. Нурәхмәтне имам итеп куярга кирәк, аннан булачак ул”,  дип авыл картлары аңа тәкъдим ясап, өенә дә киләләр. Авылның абыстае Наилә апа да Нурәхмәтне муллалыкка үгетли. Нурәхмәт Нургали улы имамлык эшен бик җаваплы вазыйфа икәнен аңлап, башта ризалашмый, соңыннан инде әйтә торгач, риза була.
Авылда дини эшләрне алып баруда имамның да, абыстайның да хезмәте зур. Манарадан азан моңы авыл өстенә иңә, җомга, тәравих намазлары укыла.  Мәет юып, җеназа намазы укып озату да имам өстендә. – Мәетне күпчелек туганнары үзләре юалар. Дин буенча да шулай кушылган. Чит кешегә караганда, мәрхүмнең туганнары аның гәүдәсен әйбәтләп юа. Мин өйрәтеп кенә торам. Мәет юу – ул тәһарәт алдырган кебек. Мәет юарга да, дин сабагын да без үзебез өйрәнергә тиеш, “мине өйрәтүче булмады, картайдым, башка керми” кебек сылтаулар булырга тиеш түгел. Мәетне юып озату – иң саваплы эш, – дип вәгазьли хәзрәт.
Таң авылы мәчете борынгы мәчет, авылның архитектура һәйкәле дә булып тора. Тышкы яктан караганда, яңа мәчет диярсең: заманча төзү материаллары белән матур итеп бизәп тышланган, айлы манарасы да шулай ук. Һәрвакыт карау- лы, имам күзәтүе астында. Авылның зиратын да коймалап алганнар, анда да тәртип.

Башлап йөрүче

Нурәхмәт Нургали улы җәмгыять эшләрендә, өмә-ләр оештыруда һәрвакыт башлап йөрүче була. Комсомол елларына әйләнеп кайтыйк әле. Татарның милли бәйрәме Сабантуйга да әзерлекне авыл яшьләре алып бараралар. Бу олы бәйрәм Таң авылында ел да уздырылып килгән. Нурәхмәт Нургали улы үзе гармун уйнап, егерме ел яшьләр белән Сабантуйга авыл буйлап яулык, бүләкләр җыйган. Сабантуй батырларына бүләкләр алыр өчен яшьләр белән яшертен урманга кереп бер машина утын әзерлиләр. Аны Вятка елгасын паром белән чыгып, саталар. Шул акчага көрәштә беренче батыр калган кешегә – өстәл, икенче батырга – урындык, өченче батырга – будильник алалар.
Зөләйха һәм Нурәхмәт Хәбибуллиннар 45 ел бергә гомер итәләр. Өч малай үстергәннәр, алты оныкны да тәрбияләргә булышалар. Зөләйха ханым авылда фельдшер булып эшләгән дип язган идем. Ул вакытта авылның зур чагы, халкы күп булгач, авыручылар да әз булмый, медицина хезмәткәрләрен өйләренә чакырып кына торалар. Ел саен 18-20 бала туа. Авырлы хатын-  кызны бала тудыру йортына медицина хезмәткәренә озатып куясы, бала тудыргач, алып кайтасы.

“Рәхмәт сиңа, нәнә!”

Нурәхмәт тугыз яшендә әтисез кала. Әтиләре вафат булганда, энесе Нургаянга – җиде, сеңлесе Илһамияга – биш яшь,  иң кечесе Әминә әле тумаган да була. Дүрт баласын әниләре Мөслимә апа берүзе үстереп, башлы-күзле итә. Гомер буе фермада бозаулар караган. Мөслимә апа шөкер, бүгенге көндә дә исән-сау, 90 яшен тутыра. Дүрт баласы исеменнән кадерле әниләренә шигъри юллар белән рәхмәт белдерәләр.
Рәхмәт сиңа, нәнә!
Безгә гомер биргән өчен,
Кадерләп үстергән өчен,
Назлы карашларың өчен,
Пешергән ашларың өчен.
Йөрәк җылыларың өчен,
Шәфкатьле кулларың өчен.
Барысы, барысы, барысы өчен
Рәхмәт сиңа, нәнә!
Әниләрен кадер-хөрмәттә тәрбияләгән өчен сеңелләре Әминәгә дә рәхмәтле. Без барыбыз да нәнәнең хәер-фатихасында яшибез, дип сөенеп рәхмәтләрен белдерәләр балалары.

Рәмзия ХӘКИМОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*