tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кешене кеше иткән дүрт җәүһәр
Кешене кеше иткән дүрт җәүһәр

Кешене кеше иткән дүрт җәүһәр

Үрнәк авыл җирлегендә “Иман нурын җаның аша үткәр” дигән вәгазь кичәсе узды. Авыл халкы белән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев очрашты.

Җәлил хәзрәт: “Ачу саклауның срогы өч көн. Ә без моннан ун ел булган әйберне дә онытмыйбыз. Гафу итә белергә кирәк”

– Бу кичәне шушы җирлеккә кергән башлангыч ветераннар оешмалары җитәкчеләре бердәм булып оештырды. Башлап йөрүчесе күптән түгел Үрнәк башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнгән Равил Фатыйхов, – диде район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Хуҗалык таркалгач, авыллар ятим калгандай булды. Яшьләргә җиңелрәк, эшләре, көндәлек мәшәкатьләре бар. Өлкән яшьтәгеләргә кыенрак. Өлкәннәр ункөнлегендә җирлектәге барлык мәдәният хезмәткәрләре бергә җыелып, авыл саен концерт куйды, шулай өлкәннәрнең күңелен күрергә тырыштылар. Ә башлангыч ветераннар оешмалары җитәкчеләре үзара сөйләшеп, җирлеккә кергән бөтен авыллардан өлкәннәрне берләштерү, очраштыру, аралаштыру максатыннан чара оештырырга булган һәм Җәлил хәзрәт Фазлыевны чакырган.

Бу көн очрашуларга бик бай булды. Равил Фатыйхов Җәлил хәзрәтне авыл белән таныштырды. Аннан кунак “Алмас” мәчетендә авыл җирлегенә караган 15 авыл имамнары һәм абыстайлары белән очрашып аралашты.

– Мөселман кешесенең күңеле чиста, тәртиптә булырга тиеш. Дин күңелне чистартуга бирелгән инструмент кына. Шуңа иң беренче үзебезнең күңелне тәртипкә китерергә кирәк. Мөгаллимәләргә рәхмәт, алар халык белән бик нык эшли. Без укытабыз, ярышлар оештырабыз. Матур укый икән, яхшы. Намаз укыймы? Күңеле нинди? Чистамы? Тыелганнан тыелып яшиме? Соңгы нәтиҗә гүзәл әхлак булырга тиеш. Авылларда яшь имамнар эшли алмый. Ни өчен? Чөнки авыл җирендә аның бөтен тормышы күз алдында. Йөзенә бәреп әйтә алалар. Шәһәр җирендә килә, укый, китә. Аны беркем белми. Аннан ризыкның хәләлме, юкмы икәнен тикшерәбез. Кесәдәге акча дөрес юл белән кергәнме? Анда эш юк. Кайбер имамнар бер төрле вәгазь укый, икенче төрле яши. Уф, дияргә ярамый, диләр. Ләкин аны әйтмичә калып буламы? Кайвакыт чыгып та китә ул, – диде Җәлил хәзрәт. – Әти-әни хакында күздән яшь чыгарлык итеп вәгазь сөйлиләр. Ә әти-әниләр белән яшиләрме соң? Без шәкертләрне бүген аваз чыгаруларына карап бәялибез. Уен коралы тавыш чыгарсын өчен дә оста уйнаучы кулында булырга тиеш. Тормышыбызны да тәртипкә китерергә, шәхси үрнәк булырга кирәк. Намаз ул намазда гына утыру дигән сүз түгел, син үз эшеңнең дә остасы бул.

Яңа ел бәйрәмнәре турында да сүз кузгатты ул. Мөселманнар өчен яңа ел бәйрәм түгел. Балалар, башка гаилә әгъзалары моңа ничек карый?

– “Кыш бабай сиңа нәрсә алып килде?” – дип сораган бер бала икенчесеннән. “Безнең әти-әни мөселман. Бүләк алып килмиләр”, – дип җавап биргән тегесе. Менә шулай балаларда дингә карата тискәре фикер туа. Аларны да читтә калдырмаска кирәк, – диде Җәлил хәзрәт. – Кемдер бәйрәм үткәрә икән, аны тәнкыйтьләргә кирәкми. Берәүнең хатыны ирен танышларына яңа ел каршыларга чакырган. Ире бармаган. Хатыны эчеп кайткан. Ир хәзер аерылырга булган. Монда хатын түгел, ир гаепле. Бергә утырсалар, хатын китмәс тә, эчеп тә кайтмас иде.

Имамнар һәм мөгаллимәләр өчен файдалы очрашу булгандыр, алар үзләрен борчыган сорауларга җавап ишеткәндер дип уйлыйбыз. Чөнки Җәлил хәзрәт бик үтемле, аңлаешлы итеп сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Очрашулар моның белән генә тәмамланмады. Лесхоз мәдәният йортында аны зал тулы халык каршы алды. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин кичәне Коръән аятьләре белән башлап җибәрде, очрашуга килүе өчен Җәлил хәзрәткә рәхмәтен белдерде.

– Хикмәт миндә түгел, үзара аралашуда. Үзара аралашыгыз, йөзегез нурлы булыр. Сәлам ул тынычлык дигән сүз. Сәлам таратабыз, димәк, тынычлык таратабыз. Ә аны үзебездән башларга кирәк. Күңелебез тынычмы соң? Мөселман күңеле һәрвакыт тыныч булырга тиеш. Ачуны эчкә алыгыз, бер-берегезне гафу итегез, Аллаһы Тәгаләнең яраткан кешесенә әверелерсез, – диде хәзрәт.

Ул көнне Җәлил хәзрәт Фазлыев тәрбия мәсьәләсен күтәрде. Тормыштан мисаллар китереп, юмор белән бизәп, кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Зал аны тып-тын калып тыңлады.

– Тәрбиягә кадәр аның тәрбиячеләре кирәк. Алар кими бара. Һәр биш гаиләнең берсендә бала юк. Өйләнмәгән, кияүгә чыкмаганнар күпме? Бала туу коэффициенты бик түбән. Балаларыгызны үтермәгез, һәр бала үз бәхете белән туа. Элек кечкенә генә  өйдә күпме кеше яшәгән. Шунда казы утырган, бозавын керткәннәр, сарык бәтиләре йөгереп йөргән. Хәзер 100 квадрат метрлы өйдә әти-әнигә урын юк, бәби дә юк. Аллаһы Тәгаләне яратмаган кеше эгоист була, ул бала тәрбияләүне дә мәшәкатькә саный. Яшь баладан да матур әйбер юк. Ә ул гүзәллекне хатын-кыз тудыра. Хәзер хатын-кызлар җитештерү өлкәсендә, башка тармакларда эшли, депутат булып утыра, әмма бала тапмый. Шуңа милләт тә юкка чыга. Акыл белән нәфес көрәше бу. Күпме туасы җан өзелә. Бәлки, Аллаһы Тәгалә шуның өчен безгә гыйбрәтне бирәдер. Менә бу безнең динсезлегебезне күрсәтә, – диде ул. – Ә дөньяга килгән балаларны кеше итеп тәрбияләргә кирәк. Без ничек тәрбиялибез? Кешедән ким булмасын, дип киендерәбез, укытабыз, машинасын алабыз, кеше булсын, димибез.

Җәлил хәзрәт кешене кеше иткән дүрт җәүһәр белән таныштырып үтте. Шуның беренчесе акыл.

– Бөтен матурлыгыбыз акылыбызда. Тышкы матурлыкны алып куйсалар, сиңа кеше карыймы? Әмма акыл өстендә дә эшләргә кирәк. Аны фән белән баетырга, намаз белән тәрбияләргә. Акылны нәрсә чыгара? Ачу чыгу, хәмер. Уйлап карагыз, бәйрәмнәрдә балалар ияләнә торсын, дип махсус чыгарылган шампан алып шартлаталар бит. Бу харам. Тагын бер афәт бар – ул да булса, телефон. Ахыр заманда бер күзле кәҗә чыгар, бөтен кешене үзенә каратыр, диләр иде. Шулдыр инде ул. Кытайда берәр бала телефонда ярты сәгатьтән артык утырса, җәза бирәләр, – диде хәзрәт.

Кешене кеше иткән икенче җәүһәр – дин. Дин тотарга ирек бирми торган нәрсә – көнчелек. Ә җәннәткә керүнең иң җиңел юлы – беркем турында да начар сүз әйтмәүдә. Өченче җәүһәр – оят. Дүртенчесе – изге гамәлләр.

– Балаларыгызны чын кеше итеп үстереп, аларның игелеген күреп яшәсәгез иде. Хәзер мәдрәсәләр бар. Анда йөргәнгә беркем бер сүз әйтми. Барысына да өйрәтәләр. Белемле мөгаллим, мөгаллимәләр дәрес бирә. Мәчетләргә йөрегез, аларның ишекләре һәрвакыт ачык. Барыбызга да иман нуры бирсен, – диде хәзрәт.

Ул сорауларга җавап бирде, соңыннан Рая ханым Ахунова мөнәҗәт әйтте.

– Җәлил хәзрәт белән очрашу була, дигәч, шул көнне түземсезлек белән көттем, – диде ветеран укытучы Рәүфә ханым Хәлиуллина. – Бу кичә халык өчен чын мәгънәсендә рухи азык булды.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*