tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда татарча текстларны плагиатка тикшерү программасын тәкъдим иттеләр
КФУда татарча текстларны плагиатка тикшерү программасын тәкъдим иттеләр

КФУда татарча текстларны плагиатка тикшерү программасын тәкъдим иттеләр

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телендәге текстларны плагиатка тикшерү программасын тәкъдим иттеләр.

«Бу программаны төзер өчен рус һәм инглиз телендәге программаларны карадык. Алар татар теле өчен яраксыз, чөнки телнең үзенчәлекләрен белмиләр», – дип таныштырды программа белән инженер, КФУның Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәге хезмәткәре Изидә Хаялиева.

Текстларның оригинальлеген тикшерү өчен татар телендәге чыганакларны җыйганнар. Изидә әйтүенчә, чыганакларны җыя торган махсус программалар көн саен эшли һәм актуаль мәгълүматны җыеп тора. «Планда – цифрлы форматта булмаган чыганакларны да кертү», – диде ул.

Плагиат эзләү программасында текстны үзгәртеп күчереп язу методы белән көрәшер өчен яңа өч төрле вариант ясалган.

«Беренчедән, без текстны башта рус теленә тәрҗемә итеп, кире татар теленә күчерәбез, бу автоматик рәвештә бара. Шулай итеп без текстның үзгәртелгән вариантын күрә алабыз. Шуннан соң без әзер җөмләләрнең синонимнар корпусын һәм үзебез кертә башлаган синонимнар сүзлеген кулланабыз», – дип сөйләде Изидә Хаялиева.

Шулай ук, плагиат эзләү программасында ясалма интеллект моделе дә кулланыла. «Автомат рәвештә текстның жанрын билгеләү өчен үзебез ясалма интеллект моделен төзедек», – диде ул.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, татарча текстларда плагиат эзләү программасын КФУда куллана башлаганнар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*