tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның «Мизгел» татар театры Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясен чыгарды
КФУның «Мизгел» татар театры Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясен чыгарды

КФУның «Мизгел» татар театры Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясен чыгарды

Казан федераль университетның «Мизгел» татар театры Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясен сәхнәләштергән. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов артистларның һәм режиссерның эшен «5»легә башкарылган дип бәяләде.

«Җир уллары» трагедиясе шигъри юллар белән язылган бик масштаблы әсәр. Аның заманына күрә төрле укылышы бар. Без бу спектакльнең форма һәм беренчел эчтәлеге – вакыйгалары ягыннан чыгып карадык», – диде спектакльнең режиссеры Илфак Хафизов спектакль алдыннан.

«Бернинди сәясәткә дә кысылмаска тырыштык. Образлар күчеше булса, дөрес аңлагыз. Без моны сезгә тарихи вакыйга-легенда кебегрәк тәкъдим итәбез», – дип аңлатты ул.

«Үзебезнең «Мизгел» театрыбыз яңа әсәре белән куандырды. Бу театр уку йортыбызда 1994 елдан бирле эшләп килә. Театр ел саен үзенең премьерасын тәкъдим итә. Миңа калса, бүгенге спектакль аерым игътибарга лаек дип саныйм. Чөнки режиссерыбыз һәм артистларыбыз төрки дөньяның билгеле шагыйре әсәренә мөрәҗәгать иттеләр. Без күптән шундый әсәр көтә идек», – диде спектакль тәмамлангач Рәдиф Җамалетдинов.

Ул тәҗрибә уртаклашу өчен институтка Үзбәкстанның егермеләп уку йортыннан һәм Мәгариф министрлыгыннан килгән һәм бүгенге спектакльнең кадерле тамашачылары булган галимнәр белән таныштырды.

«Бүген тарихи вакыйга. Бу әсәрне Такташ 18 яшендә яза башлаган. Ул сездә языла башлады – Бохарада. Ул Бохарага сәүдә эшенә өйрәнергә барса да, кечкенә генә Такташ китап укыган, театрлар куйган. Бохарачыларга катнашып ике тапкыр кан сугышын күргән – меңләгән мөселман бер-берсен кисеп үтергән. Бу иске тормышның каршылык күрсәтүе белән бәйле», – дип «Җир уллары» трагедиясе язылуга бәйле алшартлар белән таныштырды КФУ укытучысы, әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова.

Спектакльдә КФУның I, II курс студентлары катнашты. Төп рольләрдә – Кәрим ГазизуллинАйгөл АбязоваАйзат ВахитовИлнар КамаевЛәйсән ГыйндуллинаЛәйлә Мифтахетдинова һәм башкалар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*