Бүген, 30 ноябрь, «УНИКС» концертлар залында Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган чара узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.
Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм башкалар катнашты.
1804 нче елда ачылган Казан университеты тарихында беренче тапкыр 1944 нче елда галимә Рабига Авзал кызы Хәкимова тырышлыгы белән Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Бүлек татар милләтенең киләчәге турында кайгыртып, милли кадрлар әзерләүдә зур көч куеп яши. Биредә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, татар халкы тарихын өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Заман сулышын тоеп эш итүгә, милләтебезгә хезмәт итәрдәй яшь, талантлы, фәнни һәм гамәли әзерлекле белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелә.