7 майда Татарстаның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулды. Бөек җырчының юбилеена багышланган фестиваль чаралары Казанда һәм башка төбәкләрдә көз көне үткәреләчәк.

Соңыннан Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар Советы Бу истәлекле вакыйга уңаеннан утырыш үткәрде. Анда Рәшит Ваһаповның мирасын барлау, исемен мәңгеләштерү хакында сүз булды, җырчы ядкаренә коръән укылды.