Чатнама суыкларда җылытып, челләдә эсседән саклап, күчмә халыкларга гасырлар буе тугры хезмәт иткән киезгә тукталырбыз бүген. Өй шартларында киездән палас, юрган кебек көнкүреш кирәк-яраклары, кием-салым басу онытылып барган бер заманда бу, бәлкем, сәеррәк тә яңгырыйдыр. Әмма соңгы елларда дөнья күләмендә әлеге материал белән кызыксынуның арта баруы теманы шактый актуальләштерә. Без моны Кукмараның тәмам заманчалашып, кызыклы детальләр белән баетылган киез кроссовкалары, үкчәле итекләре мисалында да бик яхшы чамалыйбыз. Башкача була да алмый – үзе табигый, үзе йомшак, җиңел, җылы, үзе вакыт тарафыннан шактый ук сыналган. Җитмәсә, эшләве дә әллә ни катлаулы түгел. Төрле халыкларның киез басу алымнарын өйрәнеп, аны кабаттан дөньяга таныткан Венгрия этнографы Иштван Видак та: «Киез ясау өчен кеше кулыннан һәм йоннан башка берни дә кирәкми», – дигән фикердә. Тәвәккәлләп бу эшкә тотынырга гына кирәк. Тел-теш тидермәслек зәвык, чама хисе булып, шуның өстенә кулларың эшкә ятып тора икән – чыннан да ике кулыңа бер эш булачак ул!
Казандагы 5 нче сәнгать мәктәбе каршында ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре, сәнгать белгече Людмила Шкляева җитәкчелегендәге «Киез НУР» иҗат берләшмәсе дә киез , тула басу белән бәйле традицияләрне кайтару юнәлешендә максатчан эшләп, төрки халыкларга хас булган борынгы этник тамга-символларыбызны, гореф-гадәтләребезне кулланма гамәли сәнгатьтә калку чагылдыра. Иң мөһиме: осталар Людмила Шкляева, Ольга Смирнова, Илфира Нигъмәтуллина, Ольга Бердникова, Рушана Зиниятова киез басу технологияләренең тәмен белеп, иҗатларында иркен кулланалар.
Безгә осталык дәресе бирүче Ольга Владимировна Смирнова да – «Киез НУР»ның иң тәҗрибәле осталарыннан берсе. Киездән ясамаган әйберсе калмаган: башлыклар, җиләннәр, аяк киемнәре, яулыклар, бияләйләр, пальто, гобелен, курчаклар… Өстендәге киез итәк, киез камзулы да үз куллары белән басылган. «Ольга Владимировна үзенең киезе белән безне тәмам сихерләде. Ул бу эш белән даими һәм яратып шөгыльләнә, һәрнәрсәне технологиясен белеп, баштан ахырына кадәр үзе башкарып чыга, – ди аның турында хезмәттәшләре. – Тарихи белешмәләр, элек-электән килгән гореф-гадәтләр, рәссамнарыбызның мөмкинлекләре – бар да безнең файдага…»
Баксаң, һөнәре буенча югары белемле архитектор икән Ольга Владимировна. Проектлар эшләгән, биналар реставрацияләгән җиреннән көннәрдән бер көнне, производство җитәкчесе булып, дөя йоныннан киез басуны гамәлгә кертергә китеп барган. Дөрес, тора салып, кызык өчен генә тотынмаган киезгә Ольга. Бу очракта кан тарткан дисәң, дөресрәктер дә. Чөнки әбисе дә, бабасы да заманында «Татвойлок»та эшләгән. Сугышка киткәнче үк технолог, баш инженер булып хезмәт куйган Георгий Сергеевич Смирнов яу кырыннан кайткач та үз эшенә тугры калган.
– Кулланма гамәли сәнгатьнең бу төре белән 2009 елдан бирле шөгыльләнәм. Ул чагында Казанда әлеге техникада эшләүче бөтенләй юк иде. Дөя йоны шунысы белән кызык: аны агартып та, буяп та булмый. Табигый төсе ничек бар, шул килеш эшлисең, – ди ул.
Белүебезчә, язгы йонны (сарык йоны), гадәттә, җеп эрләр өчен, ә көзгесен итек, ягъни киез басуга тоталар. Шулай да сүз арасында киез басу өчен нинди чимал кулайрак булуына да ачыклык кертәбез. Нәфис, нечкә йонлы меринос токымлы сарык йоны булса яхшы буласы икән. Беренче көнне йонны формага китереп, билгеле бер калынлыкта җәеп куясың, икенче көнне басасың, киптерәсең.
Киезнең мөмкинлекләрен көннән-көн ныграк ача барып, яңадан-яңа әйберләр эшли «Киез НУР» рәссамнары. Киездән намазлык ясау нияте дә һич көтмәгәндә килеп чыккан. Чәчәк мотивлары, дөресрәге, оҗмах бакчаларын күздә тотып ясалган 6-7 намазлыкны Апанаев мәчетенә бүләк иткәннәр дә инде. Әлеге кулга ятып торган чималдан шәмаил эшләп карарга да исәпләре юк түгел әле рәссамнарның.
Кирәкле материаллар: төрле төсләргә буялган сарык йоны («Киез НУР» кызлары фабрикадан кайтарткан йон белән эш итә), төбе кытыршы савыт яки элеккеге заманнарда кул белән кер юганда аны ышкый торган сырлы такта, сабынлы кайнар су, капрон челтәр.
Эш барышы:
1. Үзебезгә кирәк кадәр зурлыктагы кисәкне кул белән аерып алабыз. Бу очракта юеш йонның кипкәч 20-30 процентка утыруын да чамаларга кирәк.
2. Йонны ике катлап урнаштырабыз. Аның бер катламы буйга, икенче катламы аркылы ятарга тиеш. Әлеге төп җирлек өстенә башка төсле йоннан бизәк кисеп урнаштырабыз. Моның өчен бизәкне башта калькага ясарга кирәк булачак.
3. Бу кадәресе әзер булгач, челтәр белән каплап, өстенә сабынлы кайнар су (кул пешмәслек) агызабыз һәм шул рәвешле йонны киезләнгәнче башта бер, аннан икенче ягын басып-басып ышкыйбыз. Йонның челтәргә керешә башлаганын сизгәч, челтәрне сак кына алабыз һәм киезне ансыз гына тигез итеп ышкыйбыз. Киезнең тыгызлыгы җитә дисәгез, аны тагын бер кат җылы суда чайкап алып кибәргә куябыз.
Расиха Фаизова