tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәк буын белән бәйләүче җепне саклыйк!
Киләчәк буын белән бәйләүче җепне саклыйк!

Киләчәк буын белән бәйләүче җепне саклыйк!

Кеше гомере өчен 35 яшь әллә ни күп вакыт түгел, ә менә Татарстаннан читтә басылып чыгучы милли басма өчен бу шактый озын юл. Болганчык туксанынчы елларда оешкан газетабызның киләчәк гомере ыспай гына бармаган, шушы гомер эчендә нинди генә авырлыклар белән очрашырга туры килмәгән, ничәмә-ничә мәртәбә ябылу куркынычы белән очрашкан! Шуңа да карамастан, «Бердәмлек» яши, элеккегечә атна саен  сигез битле басма булып милләт җанлы якташларыбызның өйләренә килеп тора.

35 ел дәвамында басма битләрендә саф әдәби татар телендә Самара татарлары тарихы язылып бара, газета халыкның гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өчен көрәшә, шул ук вакытта милләтара толерантлыкны һәм күршелекне дә про­пагандаларга онытмый. «Бер­дәмлек»не өлкә шәһәр­лә­рендә һәм районнарында гына түгел, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә, Татарстан Республикасында яшәүче як­­таш­ларыбыз да белә һәм укый.

Газетабызның бәйрәме эш көне булуга һәм иртәдән бирле явып торган яңгырга карамастан, туган көнебез белән котларга өлкә авыл-шәһәрләреннән һәм Татарстаннан килгән күпсанлы кунаклар «Бердәмлек»нең ни­кадәр кадерле һәм кирәк булуын дәлилләде. Чара ял көнне узса һәм көн аязрак булса, бәлки, Мәдәният йорты залында урыннар җитмәгән дә булыр иде.

Тантана 15:00 сәгатьтә башланырга тиеш булса да, «Победа» мәдәният йортына халык бер сәгать алдан җыела башлады. Фойеда аларны ачык йөз белән редакциянең күптәнге якын дусты, «Идел» халык ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов, тальянкасын яңгыратып, каршы алып торды. Абыйлар-апалар гармунга кушылып туйганчы җырлаштылар һәм би­ештеләр, күптәнге дусларын очратып, хәл-әхвәл белеш­теләр.  Шунда ук оештырылган «тарихи почмакта» «Бердәмлек»нең иң бе­ренче санын һәм башка ел­­ларда басылып чыккан но­мерларын карадылар,  газета битләрендә урын алган мәкаләләрне һәм инде арабыздан киткән авторларны искә алдылар.

35 ел буе газета, нигез салучылары билгеләгән кыйбладан тайпылмыйча, алга атлый. Бүгенге көндә дә гади халык, төрле һөнәр ияләре, иҗат кешеләре, мәгариф һәм медицина хезмәткәрләре, социаль ярдәм, хезмәт һәм хәрби батырлык темалары үзәктә калалар. Басмада дини һәм мәдәни темаларга аерым игътибар бирелә. Шулай ук милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр һәм йолалар, төбәк милли-иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге дә чагылыш таба.

Татарлар халык саны бу­енча Самара өлкәсендә икенче урында торалар. Ә «Бер­дәмлек» шушы бай тарихлы горур халыкның барлыгын белдерүче, башка этносларга яшәү рәвешебезне, го­реф-гадәтләребезне, мә­дә­­ния­тебезне танытучы чы­га­нак ролен башкара. Га­зетаның төп максаты – татар телен, халкыбызның милли үзенчәлеген саклау, мә­дәниятен популярлаштыру.

Юбилярны котларга кил­гән мөхтәрәм кунак – Са­ма­раның Халыклар дуслыгы йортының дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча директор урынбасары Петр Валентинович Сучков та чыгышында, басманың әһә­­миятен ассызыклап: «Экспертлар белдерүенчә, басма тирән эчтәлеге, темаларның төрлелеге һәм җәмгыять өчен мөһим мәсьәләләрдә урынлы принципиальлеге белән аерылып тора», – диде.

Бәйрәм кичәсендә бас­ма­ның казанышлары, кол­лек­тивның җайга салынган профессиональ эше, жур­налистларның энтузиазмы һәм фидакарьлеге Сама­ра өлкәсе хөкүмәте, өлкә Ди­­ния назәрәте, матбугат һәм массакүләм комму­ни­ка­цияләр буенча Федераль агент­лык, Татарстан Респуб­ликасы хөкүмәте, Федераль татар автономиясе, җирле иҗтимагый оешмалар һәм, иң мөһиме, яраткан укучылары тарафыннан югары бәяләнде. Газета редакциясе һәм хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хат­лары, Мактау билгеләре, ис­тәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә яраткан уку­чыларыбыз үзләре пешереп алып килгән милли тәм-томнар, Революционная урамындагы кулинария ху­җабикәсе Равилә ханым Кыя­мова бүләк иткән «Бер­дәм­лек» логотибы белән би­зәлгән торт аеруча кадерле бул­дылар. Безне зурлаган өчен барчагызга да чиксез рәхмәт.

Бу көнне газетаны котларга бик күп рәсми затлар да килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһимовның һәм «Шәһри Казан», «Без – бергә» газеталарының баш мөхәррире, Татмедиа агентлыгы вәкиле Радик Са­бировның тантаналы ча­рада катнашуы үзе бер бү­ләк булды. Кадерле кунак­ларыбыз редакция хез­мәт­­кәрләрен генә котлап кал­мадылар, штаттан тыш хәбәр­челәребезне дә зурлап, Мак­таунамәләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Юбилей кичәсе кызык­лырак булсын, кунаклары­быз талчыкмасын өчен рәс­ми чыгышлар «Яктылык» мәк­тәбе укучылары, «Заман» фольклор балалар ансамбле, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле ар­тистлары әзер­ләгән концерт  номерлары белән үрелеп барды. Әлеге формат рәх­мәтле әбүнә­че­­лә­ребез кү­ңе­ле­нә бик хуш кил­де. Юби­лярлар бул­сак та, бу көнне без бү­ләкләр ка­бул итеп кенә тор­мадык, тугры укучылары­бызга үзебез дә музыкаль күчтәнәч әзер­ләп куйган идек. Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Идрисова, Илназ һәм Камил Баһ тәкъдим иткән искиткеч концерт номерлары кунакларыбызга бик ошады.

Ике сәгатькә исәпләнгән чара өч сәгать дәвам итсә дә, юбилейга килгән милләт­тәш­ләребез таралышырга ашык­мадылар. Кемнәрдер яңа та­нышлар таптылар, күп­тән кү­решмәгәннәр сөйләшеп туя алмадылар. Яраткан га­зе­­таларының туган кө­не­нә багышланган чарадан алган хис-кичерешләре бе­лән уртак­лаштылар. Олы яшь­тәге укучыларыбыз, газе­таны саклап, бастырып кил­­гәнебез өчен, редак­ция хез­мәткәрләренә кат-кат рәх­мәтләр әйттеләр. Чөн­­ки, кайберәүләр өчен «Бер­дәм­лек» күптән инде якын дуска, гаилә әгъзасына әве­релгән, аны һәр шимбә көнне сагынып көтеп алалар. Интернет челтәрендә яшь буын вәкилләренең юбилей кичәсе уңаеннан язган бәяләмәләре аеруча куандырды. «Менә кайда ул бердәмлек! Бәйрәм бер сулышта узды. Кая ка­расаң да – елмаюлар, ягымлы күзләр. Бу бәйрәм хисап өчен түгел, чын күңелдән якын кешеләр өчен оештырылган гаилә бәйрәме иде. Барыгызны да редакциягә ярдәм итү өчен газетага даими язылып торырга чакырам. Киләчәк бу­ыннарны һәм ата-бабалар тәҗрибәсен бәйләүче бу неч­кә җепне сакларга кирәк. Утны, интернетны сүн­де­рә­чәкләр, телефонда зарядка утырачак, ә китап, газета һәрвакыт сезнең янда булыр. Гореф-гадәтләребезне, милли әдәбият дөньясы бе­лән элемтәне саклап калырга мөм­кин, барысы да без­нең кулда», – дип яз­ганнар. Менә яшь­ләребез арасында нинди өн­дәүләр язучы миллә­пәр­вәрләрәбез бар икән! Димәк, га­зетабызның го­мере озын булырга тиеш, ди­гән өмет белән без алга атларга тиешбез.

Билгеле инде, газета идеяләр һәм лозунглар хисабына гына яши алмый. Монда акча «главный» түгел дияргә яратсак та, кызганычка, аның роле бик зур шул әле. Аллага шөкер, тугры укучыларыбыз, юмарт иганәчеләребез, ре­дакциянең фидакарь хез­мәткәрләре тырышлыгы, хө­күмәт ярдәме белән «Бер­дәмлек» менә инде 35 ел буе үз тирәсендә милли көч­лә­ребезне берләштереп тора. Алга таба да эшләр уң булыр, дип ышанып калабыз һәм юбилей кичәсен уздырырга яр­дәм иткән барлык спонсорларыбызга, волонтерларга, иҗади коллективларга, өлкә хө­күмәтенә, безнең тугры укучыларыбызга, зурлап килгән кунакларга ихлас күңелдән чиксез рәхмәтләребезне җит­керәбез!

“Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*