Губернатор Алексей Русских Ульяновск шәһәрен яшелләндерү акциясенә кушылды. Ул Юго-Западный микрорайонындагы Камышинская урамында агачлар утырту өмәсендә катнашты.
“Җәмәгатьчелек киңлекләрендә яшел зоналар булдыру – халыкка, аеруча да шәһәр мохитендә уңайлыклар тудыруның төп шарты. 2025 елда Ульяновскида бер мең тирәсе агач һәм дүрт мең куак утырту күздә тотыла. Бүген шәһәрне яшелләндерү акциясендә 50дән артык доброволец: “Сембер җире геройлары” программасында үзен сынап караучы Айрат Хайруллин, яшьләр активистлары, волонтерлар, мәктәп укучылары катнашты. Битараф булмаган халыкның уртак эшкә үз өлешләрен кертергә омтылуы шатландыра”,- диде регион башлыгы.
Айрат Хайруллин әлеге чарага үзенең гаиләсе белән кушылды. СВОда һәм “Сембер җире геройлары” программасында катнашучы хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсенең социаль үсеш министрлыгында стажировка уза.
“Яшелләндерү акциясендә ел саен катнашабыз. Безнең гаиләбез өчен бу традициягә керде һәм шәхсән минем өчен мөһим вакыйгага әверелде. Һәрбер утыртылган агач – ул яу кырында һәлак булган иптәшләремә хөрмәт күрсәтү һәм аларны искә алу билгесе”,- дип тәэсирләре белән уртаклашты Айрат Хайруллин.
Чыганак: emet73.ru