Быел Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале Казанда узды. Чарада Ульян, Төмән, Пермь, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза, Волгоград өлкәләреннән, Марий Эл, Кырым, Башкортостан, Удмуртия, Мордовия һәм Татарстан республикаларыннан 37 татар фольклор коллективы катнашты. Самара өлкәсенең Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә фестивальдән читтә калмады. Бу турыда “Бердәмлек” хәбәрчесенә Иске Ярмәк Мәдәният йорты җитәкчесе Ришат Ибраһимов сөйләде.
“Түгәрәк уен” фестивалендә беренче катнашуыбыз гына түгел. Барысыннан да призлы урыннар алып кайтабыз. Шулай да, ел саен бу чараны дулкынланып көтәбез. Ниндидер үзенчәлекле программа әзерләп, матур итеп төбәгебез татарларының гореф-гадәтләрен күрсәтәсебез килә. Башка төбәк коллективлары белән дә дуслашып беттек инде. Очрашуны көтеп алабыз, бу юлы нинди программа алып килделәр икән дип, кызыксынабыз, уңышларына шатланабыз…
Быелгы XII Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале Казанның «Крылья Советов» паркында җырлы-биюле уеннар белән ачылды. “Кичке уен”да үзешчән коллективлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мәйдан кичке унбергә кадәр “ду” килеп җырлады, биеде, күреште! Гармунчылар, күңелләрне өздереп, моңлы көйләр суздылар, аларга җырчылар кушылдылар. Һәрбер төркем үзенең бию үзенчәлекләрен күрсәтте, тамашачылар да аларга кушылып китте.
“Түгәрәк уен” фестивалендә милли уеннар, йолалар мәйданчыклары эшләде, төрле мастер-класслар да оештырылган иде. «Ак каен» татар халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин, мәсәлән, “Ярмәк вагы”на басарга өйрәтте.
Икенче көнне “Түгәрәк уен” фестивале Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә дәвам итте.Анда катнашучылар мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясап, төп программаларын күрсәттеләр.Төмән өлкәсеннән “Саз” фольклор төркеме, Мордовия Республикасыннан “Дуслык” фольклор ансамбле, Волгоград өлкәсеннән “Шатлык” вокаль коллективы чыгышлары истә калырлык матур да, эчтәлекле дә булды.
2016 елда, “Түгәрәк уен” фестивале Кырымда уздырылганда, Бахчасарайның “Авдет” (“Кайту”) һәм “Эбедиет” (“Мәңгелек”) ансамбльләре белән танышкан идек. Шул шәһәрнең “Илһам” хореография төркеме дә бу чарада дүртенче мәртәбә катнаша. Тулысынча яшь биючеләрдән торган ансамбль быел “Хайтарма” биюен алып килгән иде һәм Гран-при бүләгенә ия булды. “Халык биюләренә нигезләнгән номерыбызга заманча алымнар да өстәдек. Жюри әгъзалары чыгышыбызга югары бәя бирүләренә чиксез шатбыз”, — дип сөйләде соңыннан ансамбль җитәкчесе Алия Мамедова. Без дә аларның җиңүенә бик шатландык.
Хәер, “Ак каен”ның “Туй йоласы” дип аталган яңа программасы да югары бәя алды. 1970 елларда Камышлы төбәгендә яшәүче татарларга хас булган яулык алу (кайбер төбәкләрдә аны сөлге алу дип атыйлар икән), туй көнне кәләшне “сатып алу” күренешләре бик кызык килеп чыкты. Безнең якларда егет ягыннан килгән кунаклар, кәләшнең дус кызлары биргән “җәза”ларны үти алмаса, ислемай, сабын һәм башка кирәк-ярак белән “түләгәннәр”. Бирнә сандыгын сатып алу, кәләшкә су юлын күрсәтү йолалары да булган.
Бер генә туй да җыр-биюсез узмаган. Без дә Иске Ярмәктә туйларда, мәҗлесләрдә җырлана торган җырлар алып барган идек. Әлбәттә, аккаенлылар “Ярмәк вагы”на да бастылар. Бу бию зур сәхнәләрдә күп еллар башкарылса да, халык аны кайнар алкышлар белән, “Афәрин!” кычкырып кабул итә. Бу юлы да шулай булды.
Нәтиҗәдә, “Ак каен” ансамбле “Иң яхшы фольклор этнографик коллектив” номинациясендә икенче урынга лаек булды. “Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәт көйләүче”, “Иң яхшы вокаль коллектив”, “Иң яхшы вокалчы” һәм башка номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде.
Сайлап алынган номерлар өченче көнне Гала-концертта күрсәтелде. Ул шул көннәрдә Казанда үткән “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале белән берләштерелгән иде.
“Түгәрәк уен” фестиваленнән бик канәгать булып, уңай тәэсирләр алып кайттык.
– Бу чарада катнашып, без башка төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезнең мәдәнияте белән танышабыз, бер-беребездән үрнәк алабыз. Беренче “Түгәрәк уен”да күбесенчә өлкән яшьтәге үзешчәннәр катнашса, бүген коллективларның яшәрүен, яңа коллективлар барлыкка килүен күрәбез. Бу үсеп килүче буынның халык иҗаты белән кызыксынуы, татар рухының киләсе буыннарга күчә баруы турында сөйли, — дип фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашты “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин. Аның белән барыбыз да ризалаштык.