tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елда Чечен Республикасының Шелково районында Сабантуй оештырылачак
Киләсе елда Чечен Республикасының Шелково районында Сабантуй оештырылачак

Киләсе елда Чечен Республикасының Шелково районында Сабантуй оештырылачак

Бүген, 30 июнь көнне, Грозный шәһәрендә “Сабантуй” милли бәйрәме узды. Бәйрәм Грозныйның үзәк мәйданында үтте, анда стильләштерелгән йортлар белән мәйданчыклар оештырылган иде. Бәйрәмдә 4 мең кешегә шурпа һәм чәйләр әзерләнде. Параллель рәвештә чүлмәк вату, кашык кабып һәм капчык киеп йөгерү кебек милли спорт төрләре буенча ярышлар узды. Барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашты.

Сабантуй – Татарстан белән Чечня арасындагы дуслыкны ныгытучы чара. Киләсе елда да Чечен Республикасында милли бәйрәмне үткәрү планлаштырыла. Ул Чечен Республикасының Шелково районында оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*