tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елда Петропавловскида Республика Сабантуе узачак
Киләсе елда Петропавловскида Республика Сабантуе узачак

Киләсе елда Петропавловскида Республика Сабантуе узачак

Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстандагы эш сәфәре барышында биредә милли бәйрәмне – Сабантуйны оештыру буенча Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов белән фикер алыштылар.

Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешүе нигезендә 2026 елда Петропавловскида республика күләмендәге Сабантуй үтәчәк. Делегация бәйрәмне оештыру өчен мәйдан карады. Сабантуй кысаларында ат чабышын уздыру да күзаллана. Шул рәвешле биредәге ипподромда да булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*