Күпчелек яшьләрнең каһвәханәләрдә эшләп утырганын еш күрәбез: алар ноутбукка текәлгән килеш әкрен генә каһвәләрен йотып куялар; кайберәүләр колакчын киеп зумнан дәрес, шалтыратулар алып бара.
Кыскасы, каһвәханә үзенә күрә бер эшлекле зумерлар мохитенә чума. Ләкин офиста эшләүне сайлаучы яшьләребез дә бар безнең.
«Офис» дигәч, күз алдыма псевдо-документаль форматта төшерелгән «Офис» сериалы килеп баса. Үзебезнең редакция турында ситком төшерсәләр, шулай ук кызык булыр иде кебек. Әмма бу юлы, әйдәгез, сериал геройлары итеп Бөтендөнья татар яшьләре форумы коллективын күзаллыйк. Без аларның эш урынын журнал тышлыгы өчен ачык һавага «алып чыктык». Алар өчен идеаль офис нинди ул? Гадәти эш көннәре ничек уза? Форумга бәйле нинди яңалыклар бар? Барысы турында да үзләреннән сөйләттек.
ИРТӘН – КАҺВӘ, КӨНДЕЗ – ЭШ, КИЧ – PLAYSTATION
Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:
– Минем өчен идеаль офис – бөтенләй үк «офис» түгел. Анда кеше үзен ирекле итеп тоярга тиеш: киң урын, биек түшәмнәр, панорамалы тәрәзәләр, кояш яктылыгы, энергия булсын. Эш – җәза түгел, ә иҗат, шуңа күрә мохит тә шул иҗатны стимуллаштырырга тиеш. Әлбәттә, кешеләр дә мөһим – команда, коллективтан күп нәрсә тора.
Офиста идеаль көн минем өчен каһвәдән башлана. Шуңа күрә офиста каһвә машинасы кирәк. Аннары пуфиклар, креатив ял итү зоналары, бәлки берәр диван да. Диварда илһам бирә торган язулар, интерактив экраннар, тиз эшли торган Wi-Fi һәм…бер почмакта PS5 – эш беткәч башны ял иттерергә.
Мин офиска иртән сәгать 9:00 тирәсендә килеп керәм. Беренче эш – каһвә эчү. Шуннан соң команда белән көннең планын билгелибез. Көндез проектлар, очрашулар, презентацияләр, кайвакыт бөтенләй көтелмәгән кешеләр белән дә күрешергә туры килә. Әгәр ниндидер зур чаралар планлаштырылган булса, мәйданчыкларга чыгып, аларны карап кайтабыз.
Төшке аштан соң, гадәттә, иҗади вакыт җитә: яңа идеяләр туа, концептлар белән эшлибез, яшьләрдән килгән тәкъдимнәрне анализлыйбыз. Кичке якта тагын бер-ике очрашу була. Рәсми рәвештә эш сәгате 18:00 дә тәмамланса да, еш кына 22:00 гә кадәр эшләп утырырга туры килә. Шулай ук без бөтен дөньядагы татар яшьләре белән эшләгәч, еш кына төрле шәһәрләргә һәм илләргә эш сәфәрләренә чыгабыз. Бер көндә грантлар язарга да, парламентта чыгыш ясарга да, Казанның читендә чара уздыру урынын карарга да, кичен телевидение яки радиога барып интервью бирергә өлгерәм. Эш көнем һәрвакыт төрле, әмма вакытның 90 проценты үз туган телемдә сөйләшеп уза :)
Минем өчен иң мөһиме – вариативлык. Офиста да төрле урыннарда утырып эшләргә яратам. Бер урында утырып эшләү – минем өчен түгел. Кайвакыт иҗат өчен каһвәханәләргә дә йөрим.
Соңгы вакытта миннән: «Хәзерге татар яшьләре нинди ул?» – дип сорыйлар. Хәзерге яшьләр – бик креатив, максатчан һәм үзен эзли торган буын. Алар дөнья каршында комплекссыз, ачык, әмма шул ук вакытта үз милләтен, телен югалтырга теләмәүче. Күпләр үзен берәр җәмәгатьчелекнең, берләшмәнең өлеше итеп тоярга тели.
Кызганыч, татарча сөйләшүчеләр азая бара, ләкин безгә соңгы вакытта татарча белмәгән, ләкин милли горурлык хисе булган, телне өйрәнергә теләүче яшьләр күп килә. Шуңа күрә без аларны татар телле мохиткә кертеп җибәрер өчен, төрле мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз
Хәзерге вакытта телне кызыклы, актуаль форматта өйрәнү зур ихтыяҗ булып тора. Telegram-ботлар, нейрочелтәрләргә нигезләнгән укыту платформалары, татарча контент-клублар, IT-юнәлешле татар коворкинглары – боларның барысы да яшьләр өчен бүген бик кирәкле һәм кызыклы. Моннан тыш, татар яшьләре дөнья буйлап бер-берсе белән аралашырга, уртак проектлар булдырырга тели. Нәкъ менә форумнар, фестивальләр һәм халыкара очрашулар шундый мөмкинлекләр бирә.
Мохит кәефне формалаштыра. Соры диварлар арасында утырсаң, уйларың да соры була. Әгәр син иҗади, якты урында булсаң, энергия дә башкача агыла. Офис күңел халәтенә йогынты ясый.
КИҢ ТӘРӘЗӘ, ИНТЕРНЕТ, БЕРГӘ ТӨШКЕ АШ
Айзилә Абдрахманова, Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе:
– Минең өчен идеаль офис – безнең офис: сулда – Эльмира, уңда Райнур утыра. Артка борылып карасаң, тәрәзәдән Ирек мәйданы күренә. Бүлмәдә тәмле каһвә исе таралган – кәефне күтәрә. Эшлисе килеп торган, иҗат итәргә, фикер алышырга этәргән рәхәт урын ул.
Идеаль офис иң беренче чиратта кешеләр белән бәйле. Бер-береңне ярты сүздән аңлыйсың, идеяләреңне курыкмыйча тәкъдим итә аласың, юмор хисе дә, ярдәм итү дә гадәти күренеш. Андый мохиттә син үзеңне иркен, кирәкле итеп тоясың. Кыскасы, идеаль офис – эш урыны гына түгел, ул рухи «өй».
Безнең төшке аш вакыты – аерым «ритуал»: кемдер якындагы кафега чыгып китә, кемдер ризыгын үзе белән алып килә, я булмаса, бөтенебез бергә берәр җиргә барып ашыйбыз, үзебез өчен яңа урыннар ачабыз. Бергә паркка чыгып йөрибез – һава сулап, башны яңартып кайтабыз. Кайвакыт эшләргә коворкингларны да сынап карыйбыз, урамда, паркта ноутбук белән эшләгән чаклар да була. Урынны алыштыру «янып» чыкмаска, эштән арып китмәскә, башны яңартып алырга ярдәм итә. Иң мөһиме – интернет булсын, ә эш үзе бара ул.
Кичкә таба гадәттә тынычрак эшләр: хатлар, хисаплар. Ләкин кайчак, киресенчә, эшнең иң кызыклы өлеше кичкә кала. Аеруча чаралар алдыннан шулай була. Андый көннәрдә төнгә кадәр утлар сүнми, соңгы пост язылмыйча өйгә кайтылмый.
Кыскасы, бер көнебездә иҗат та бар, җаваплылык та, шаяру да, «ми давылы» да. Һәр көн төрле һәм, мөгаен, безгә шунысы ошыйдыр да.
Хәзерге вакытта иң кирәкле нәрсә – үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Шуңа күрә иҗатка, мәдәнияткә бәйле проектлар аеруча популяр. Мәсәлән, төрле остаханәләр, бәйгеләр, видео һәм подкаст яздыру яшьләргә кызыклы.
Сәламәт яшәү рәвеше дә яшьләр өчен мөһим. Спорт белән бәйле чаралар, командалы уеннар оештыру берләштерә. Шулай ук социаль проектларга, волонтёрлыкка омтылыш бар. Гомумән, хәзерге татар яшьләре үзләрен ирекле, актив һәм файдалы итеп тоярга тели. Шул ихтыяҗларга туры килгән проектлар безнең өчен актуаль.
АУЛАК УРЫН, ЫШАНЫЧ, ИҖАДИ МОХИТ
Эльмира Вәлиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе:
Минем өчен идеаль офис – уңайлылык һәм дустанә мохитле урын. Һәр хезмәткәрнең үзен команданың бер өлеше итеп тоюы, идеяләр белән ирекле алмаша алуы һәм эш өчен илһам таба алуы мөһим дип саныйм. Миңа бигрәк тә коммуникация өчен ачык зоналар, шул ук вакытта аулак эш урыны һәм көчләрне торгызырга мөмкин булган ял итү зоналары булу мөһим.
Нәтиҗәле эшләү өчен офис барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылырга тиеш: тиз интернет, уңайлы җиһазлар, һәр хезмәткәрнең аерым эш урыны. Әмма иң мөһиме – ышаныч, үзара ярдәмләшү һәм иҗат атмосферасы тудыручы кешеләр.
Миңа офиста эшләү уңайлырак. Беренче чиратта, монда нәтиҗәле эш һәм хезмәттәшләр белән аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган. Офиста проектлар турында фикер алышу, оператив карарлар кабул итү җиңел. Шулай ук биредә продуктив эшләргә, игътибарны читкә юнәлтмәскә мөмкинлек бирә торган барлык кирәкле җиһазлар һәм технологияләр бар.
Эшкә килгәч, мин барлык мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булу өчен почтаны тикшерәм. Иртәнге якта, гадәттә, команда белән киңәшмә уздырабыз, һәм бурычларны ачыклап алабыз. Көндезге якта еш кына документ эшләре белән дә утырырга туры килә. Шулай ук «Ачык университет» проектында эшлим: социаль челтәрләр өчен контент әзерләү, яңа курслар концепциясен булдыру, актуаль темаларны, аудиторияне барлау. Кичке якта, еш кына, рәсми булмаган иҗади процесслар башлана: идеялар генерацияләү яисә коллегалар белән алдагы проектларга багышланган фикер алышу һ.б.
Яшьләр өчен хәзер эш – акча чыганагы гына түгел, ә шәхси үсеш, үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Әгәр эш урыны мотивация бирә, рухландыра икән – ул кәефне дә, тормыш сыйфатын да күтәрә. Киресенчә булганда, эмоциональ тискәре тәэсир ясый, хәтта потенциалны күрсәтергә дә комачаулый. Шуңа күрә яшьләр эш урынын сайлаганда аның миссиясенә, мохитенә, ихтирамлы мөнәсәбәткә игътибар итә.
ҮСЕМЛЕКЛӘР, КИТАП КИШТӘСЕ, ВИНИЛ УЙНАТКЫЧ
Ләйсән Фәхриева, Бөтендөнья татар яшьләре форумының проектлар менеджеры:
Мин табигатьне яратам, шуңа иң беренче булып офисны үсемлекләр белән тутырыр идем. Төсләрнең дә табигыйләрен сайлар идем: көрән, яшел һәм ачык акцентлы чәчәк төсләре. Хыялдагы офисның зур тәрәзәләреннән шәһәрнең матур һәм илһамландырырлык манзарасы ачыла. Офис иркен, кирәк булса хәрәкәтләнеп алырлык буш урын бар. Бүлмәнең бер почмагында матур гына китап киштәләре урнашкан. Китап киштәсе янында – винил уйнаткыч.
Төп ихтыяҗларга уңайлы эш урыны, су һәм саф һава керә. Офиста эш, чәй эчү һәм ял зонасы аерым булырга тиеш дип уйлыйм. Бер урында утырып эшләп арсаң, йомшак диванда «перезагрузка» ясыйсың яки команда белән чәй эчәсең.
Хәзерге вакытта оешмага «комьюнити» булдыру мөһим. Шуңа еш кына кунаклар килә торган булса, алар өчен дә урын кирәк, һәм бу функцияне шул чәй зонасы үти ала.
Мин «сыгылмалы» график белән эшлим: теләгән вакытта киләм һәм китәм дип әйтеп була. Әмма берәр зур проектка әзерләнгән вакытта көне-төне офиста утырам.
Махсус коворкингларга барганым юк, китапханә коворкингка саналса, анда вакыт уздырганым бар. Урамда телефоннан хәл ителә торган сорауларны гына чишә алам. Ачык һавада илһамлану дәрәҗәсе арта, әмма шуның белән бергә концентрация да югала. Гомумән, көн дәвамында төрле яңа урыннарда булырга яратам, шуңа эш урыны да күп очракта алмашып тора.
Хәзер тренд буларак миллилеккә, этникага омтылыш бар. Социаль челтәрләрдә дә күп кенә постлар чыга: кешеләр үзләренең килеп чыгышы турында сөйли, горурлык хисе белән тулы рилслар төшерә. Бу тенденция яшьләргә дә кагыла, алар күбрәк «татарлык» белән кызыксына башладылар кебек: ретро җырлар тыңлыйлар, үзләре яшәмәгән чорга бәйле ностальгиягә биреләләр. Актив җәмгыяти позицияле яшьләр дә күренә: тормыштан нәрсә теләгәнен белүче, җәмгыятькә файда китерүче, яңа кызык проектлар ясаучылар да бар – монысы шатландыра.
2025 ЕЛГА ПЛАННАР ҺӘМ МАКСАТЛАР
Райнурдан һәм кызлардан Форумның бу елга планнары турында да сорадым.
Иң зур һәм көтелгән чара буларак алар 26–28 август көннәрендә узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумын телгә алды. Чарада бөтен дөньядан 220 яшь делегат катнашуы көтелә. Беренче көнне делегатлар экскурсион программа, Милләт Җыенының тантаналы ачылышы һәм «Печән базары» фестивалендә катнашачак. Икенче көнне яшьләр өчен тематик секцион утырышлар һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы үтәчәк. Өченче көнне исә Татарстан Республикасы Рәисе катнашында Милләт Җыенының төп пленар утырышы узачак. Милләт Җыенында 940 делегат катнашачак. Алар арасында татар дөньясының төрле яшь һәм төрле һөнәр ияләре, татар хатын-кызлары оешмалары, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, яшьләр, һәм төрле төбәкләрдән вәкилләр булачак. Һәр категория делегат өчен аерым программа каралган. Яшьләргә багышланган эчтәлек 6 юнәлешкә бүленгән:
– Медиа
– Цифрлаштыру
– Мәгариф
– Тарих
– Мәдәният
– Бизнес
Һәр юнәлештә яшьләрне борчыган актуаль мәсьәләләр күтәреләчәк, фикер алышулар булачак. Форум нәтиҗәсендә ясалган тәкъдимнәр һәм карарлар киләсе 2 елга Бөтендөнья татар яшьләре форумының эш планын формалаштыруга нигез булып торачак.
Чыганак: idel.top