Быел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетенә 245 ел булды. Аның турында Төмән өлкәсе архивында табылган бик борынгы искә алу 18 гасыр азагына туры килә.
1928 елдагы документта Калымск олысы, Киндерле (юрты Киндерские) мәчете агач һәм 1779 елны төзелгән, монда имам булып 48 яшьлек Черепан Кучумов хезмәт итә, дип язылган.
Ул агач мәчет ничә дистәләгән еллар торуын Аллаһы Тәгалә генә белә. Бәлки ул Киндерледә хәзерге көндә эшләп килүче мәчетне сала башлаган 1908-1909 елларгача хәрәкәт иткәндер. Нәкъ менә шул елларда мәчет буйлап каен агачлары утыртылуы ихтимал. Кызганычка каршы, 100 елдан соң мәчетне үзгәртеп корганда аларны кисәләр.
Тарихи мәгълүматлар буенча бу мәчетнең беренче мулласы аны төзүне оештыручы Хөдҗәтулла Хәсәнов булган.
Соңыннан Оренбург дини җыелышы әмере буенча Киндерледә яңа хәзрәт барлыкка килә – мулла Сибгатуллин. Кызганыч, исемен белә алмадык. Икенче архив документта, дөресрәге, башка революция үзгәртү чорында Киндерле мәчетен җитәкләгән имам-хатыйб турында искә алына. Аның исеме – Мөхәммәтрәхим Ильясов-Абдуллин. 1920 нче елларда озак вакыт мәчетнең имамы булмый. Андый кеше табыла, ул – тормыш иптәше Зәйнәп абыстай Хөсәинова белән Хөзәтулла мулла.
1919 елда мәчетне үзгәртәләр, манарасы озыная.
Советлар чорында Киндерле мәчетен национализацияләүдән соң башта балалар бакчасы, аннары авыл клубы урнаша. Партия чиновниклары күз алдында озак черәеп торган манараны 1962 елда кисәләр.
Киндерлегә «Знание» атеистлар җәмгыятенең өч вәкиле килә. Алар коммунистлар партиясе җитәкчелегенең «Искелек калдыгын» ликвидицияләү турындагы карарны китерәләр. Искергән бинаның тәрәзәләренә такталар кагалар. Мәчетне кайчандыр торгызырлар, стеналарында яңадан Коръән сүрәләре яңгырар дип бу вакытта кемдер уйлый алдымы икән?!
Һәм яңадан 1997 елда Дәүләтгәрәй хаҗи Хәбибуллин җитәкчелегендә авылда дини мөселман оешмасы барлыкка килә. Нәкъ Дәүләтгәрәй абый кулы астында мәчет үзгәртеп корыла, 2002 елда тантаналы рәвештә ачыла. Дәүләтгәрәй Җиһангәрәй улына элекке Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Зөфәр Әхтәриев булыша. Бинаның эчен вагонка белән каймалыйлар, тышына кирпеч салып чыгалар. Төзелешне нигезгә утырталар, түбәсен алыштыралар. Барлык якын-тирәне яктыртучы ярымайлы яңа манара торгызалар. Подвал бүлмәсендә мәдрәсә ачалар.
Имам булып эшләр өчен мәдрәсә тәмамлаучы яшь егет – Сәлимҗан Самадовны чакырып мәчет рәисе Дәүләтгәрәй абый ялгышмаган. Яшь имам авылдашларының ышанычын һәм өметен аклый. Менә 20 ел инде үзенең хезмәтенә җаваплы һәм җитди карый, халык белән агарту эшләре алып бара, балаларны да гарәп грамотасына өйрәтә. Дәүләтгәрәй абыйның көче белән имам гаиләсенә киң йорт торгыздылар. Дәүләтгәрәй абый материаль яктан имамның гаиләсен карау турында авылдашлары белән килешә алды. Сәлимҗан хәзрәт тормыш иптәше Гөлбәнәт белән биш бала тәрбиялиләр.
Бүгенге көндә мәчет авылның дини үзәге. Дин юлында йөрүче мөселманнар һәр җомга намазына киләләр. Мәдрәсәдә өлкәннәргә дә, балаларга да укулар үткәрелә. Монда дини бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр оештырыла, иң зур бәйрәм – Рамазан. Монда якын-тирә авыллардан якташларыбыз җыела, олы табыннар корып аш уздырыла. Мәчеттә никах һәм исем кушу йолалары да зурлап үткәрелә, Уразада тәравих намазы укыла. Авылдашларны шатландырып мәчетебез тулы тормыш белән яши.
Мәчетнең үсүенә, аны карауга җирле мөселман дини оешмасы рәисе Ринат Насыйров зур өлеш кертә. Дини чараларны үткәрүдә, оештыруда материаль ярдәм күрсәтә. Авыл халкы да, битараф булмаган мөселманнар да мәчеттә булышалар.
Авылның дини традицияләре сәламәт тормыш алып баруга пропагандага, яшьләр арасында җинаять дәрәҗәсен түбәнәйтүгә, шәфкатьлелек, миһербанлылык әхлакый сыйфатларны, башка милләтләрнең диненә игелеклелек мөнәсәбәтләре тәрбияләүгә йогынты ясый.
Һәрберебезнең бурычы: ата-бабаларыбызның югалган барлык мирасны киләчәк буынга тапшыру.
Мөнирә КАЛИЕВА,
Киндерле урта мәктәбе директоры, Түбән Тәүде районы.
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).
Чыганак: yanarish72.ru