tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киңәшле эш таркалмый
Киңәшле эш таркалмый

Киңәшле эш таркалмый

Шушы көннәрдә Киров өлкәсе Урта Шөн авыл җирлегенең Сасмак авылында тагын бер бик зур эшкә нокта куелырга тора – зират коймасын яңарталар. Бу эштә башлап йөрүче, атлап түгел, йөгереп бар эшләргә тотынучы кеше – авылның имам-хатыйбы Фәүзи хәзрәт Хәсәнов.

Күмәк эш турында авылның территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Расил Корбанов белән сөйләшеп алдык.

– Көн дә кичке алтыдан сигезгә хәтле эшләп, моңа шимбә-ял көннәр керми, тиз тотарга булдык. Зират коймасы буенча сүзне авыл җыенында күтәргән идек. Без авыл җыенында 2023 елга  җыелган үзара салым акчасын зират коймасын яңарту өчен тотарбыз  дип килештек. Үзара салым һәр өйдән 18 яше тулган кешегә тиеш, барлыгы 87 мең җыелды. Безгә ул өлкә тарафыннан 1 сумга 1 сум 50 тиен өстәлеп, 216 мең булып кайтты, – диде ул.

Зират коймасы озынлыгын үлчәп, кирәкле материал бәяләрен белешкәч, бу сумма гына җитмәячәге ачыклана, авылның социаль  группасына, аңлатып, хәбәр салына. Тиз ара кем күпме булдыра ала, 500 суммы ул, 1000, 5000 суммы, кеше акча күчерә башлый. Бүген авылда яшәүчеләр генә түгел, инде читкә китеп урнашканнар да акча җыеша. Акча җыю эшләрен, гадәттәгечә, авылдагы бар күмәк  эшләрне әйдәп баручы Зөләйха Сәүбановага тапшыралар.

Кирәкле сумма җыелгач, материаллар кайта башлый һәм эшкә керешәләр.

– Күпчелек ир уртасы яшьтәгеләр булса, аягында булган 80 яшьлекләр, кулы эшкә барырдай малайлар да читтә калмады. Хатын-кызларга да эш табылды, алар койма материалын пленкадан арындырдылар. Бензогенераторны мәчет бирде, эретеп ябыштыру эшләрен авыл старостасы Илнар Әхәтов үзе башкарды.  Илсаф Корбанов тракторы белән килде, башкалар да кемдә нинди техника, инструментлар бар, булыштылар, – дип, канәгать булып, Расил бар кешегә рәхмәтен белдерде.

– Зират коймасына дигәч, бер ай эчендә өстәмә 483 мең сум җыелды, – диде Зөләйха ханым Сәүбанова, теркәп барыла торган хисап кәгазьләрен карап. – Акчаны барлыгы 382 кеше салды, авылдашларым балалары исеменнән дә бирделәр, әле менә, күңелләрем нечкәреп, күзләремә яшьләр килде. Бүгенгә 663 мең сумлык әйбер алынды, әле запаста акча бар, капкасын да рәтлибез. Авыл җирендә һәркемнең үз йортында да эше җитәрлек, җәй бит, аңа карамастан, көн дә килделәр. Кайберәүләр эштән кайтышлый өйләренә кереп тормый да, кушылып эшләп китә иделәр.

– Эшне тиз тоттылар, көн дә илле-алтмышлап кеше җыела иде, – диде Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Камалетдинова. – Киңәшле эш таркалмый дигән борынгылар, бик белеп әйткәннәр.

Эш барышы социаль челтәрдә яктыртылып  бара, аның нәтиҗәсен күреп, бик күпләр хуплап чыкты. Мәсәлән, Гилүзә Хәлимова болай дип язып калдырган: “Кадерле авылдашларым, афәрин! Сезгә барчагызга да нык сәламәтлек, озын-озын гомер, шулай гел бердәм булып, татулыкта, куанып, шатланып, илләр тизрәк тынычланып, бәхетле мул тормышта яшәгез. Йөзләрегез гел балкып торсын!”

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*