Киров өлкәсе Малмыж районының Иске Пинигерь авыл мәктәбендә татар теленә багышланган мөһим белем бирү чарасы узды — татарча диктантны 40 кеше язды. Диктант язуны Татарстанның атказанган укытучысы, тәҗрибәле педагог Раилә Батыркаева алып барды.
Чарага мәктәп коллективы гына түгел, авылның төрле буын вәкилләре дә кушылды. Укытучылар, укучылар, ата-аналар һәм авылдашлар татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендәге әлеге проектта катнашып, ана теленә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен күрсәтте.
Чара җанлы, дустанә рухта узды. Диктантны язганнан соң, катнашучылар алга таба да татар телен өйрәнүгә һәм гамәли куллануга әһәмият бирәчәкләрен белдерделәр.