Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Киров өлкәсе Сосновка шәһәрендә “Идел” халык җыр ансамбленең 30 еллык юбилей чарасында катнашты. Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев исеменнән ансамбльне котлады һәм рәхмәт хатлары тапшырды.